"Бөгелмә авазы"ның 16 апрель санында шушындый баш астында тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде.
Исегезгә төшерәбез: моннан 5 ел элек - 2009 елда Кызыл Армия урамындагы 37 нче күпфатирлы йортта (ул - "Наш дом-2" идарәче компания карамагында) капиталь ремонттан соң биредә яшәүчеләрнең төн йокылары качкан. Шушы вакыт дәверендә алар ремонт башкарганда калган һәм барлыкка килгән кимчелекләрне бетерүне сорап, таләп итеп, кайларга гына язмаганнар да, кемгә генә зарланмаганнар (республиканың күзәтчелек һәм контрольлек итүче органнарына, прокуратурага, торак инспекциясенә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына һ.б.). "2009 елда төрле чыганаклардан 9 600 мең сумга төшереп ясалган капиталь ремонттан соң йортыбыз проблемалыга әверелде, - диләр биредә яшәүче фатир хуҗалары. - Менә 5 ел инде яңгырлар вакытында һәм кар эрегәндә су диварлар буйлап ага. 70 сантиметр калынлыгындагы стена үтәли су үткәрә. Кайбер фатирларның түшәмендә һәм стеналарда ярыклар барлыкка килде. Тәрәзә яңакларында, почмакларда, балконнарда сәламәтлек өчен үтә дә зарарлы күгәрекләр килеп чыкты. Шул сәбәпле, балаларыбыз еш авырый башлады. Фатирларда тын алырлык түгел, начар ис бетми. Капиталь ремонттан соң электрүткәргеч чыбык-лар элеккечә стенадан салынып торалар. Бу янгыннар чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Иң мөһиме, нигәдер йортның фасады ремонтланмады…"
Шушы язмага рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "2009 елда Кызыл Армия урамындагы 37 нче күпфатирлы йортка "СМП-189" Бөгелмә предприятиесе көче белән капиталь ремонт уздырылды. Капиталь ремонтка кертелгән эшләр, дефект ведомостена ярашлы рәвештә (моны 2014 елның
2 апрелендә уздырылган тикшерү раслый), тулы күләмдә башкарылды. Идарәче компаниягә түбәдән су агызуны җайга салу, шулай ук фатирлардагы температура-дымлылык режимын нормальләштерүгә юнәлтелгән чаралар уздырырга киңәш ителде.
"Бөгелмә торак-коммуналь
хуҗалыгы департаменты"
муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Татьяна Никулина".
Редакциядән. "Капиталь ремонт тулы күләмдә башкарылды", - дип җавап бирә җитәкче. Ә менә түбәдән су агу, ягъни бөтенебезгә яхшы билгеле "козырек"ның булмавын (беркайчан да ансыз түбә япмыйлар бит) ничек аңларга соң? Аны хәтта балалар бакчасына йөрүче бала да белә, өй рәсеме ясаганда кыекны зур итеп куя. Икенчедән, төзекләндерү эшләре дөрес башкарылган очракта, каян килеп, фатирларда начар ис барлыкка килгән һәм артык дымлылыктан балалар авырый башлаган? Сораулар күп… Аек акыл өстенлек итәр һәм фатир хуҗалары үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап табар дип ышанасы килә. Анысын вакыт күрсәтер…