Укучы хатлары
Кагыйдәләр иленә сәяхәт
21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча айлыклар, атналыклар уздырыла, әти-әниләр белән эш алып барыла. Акцияләр вакытында төркемнәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен почмаклар яңартылды, балалар белән әңгәмәләр уздырылды, юл билгеләре һәм светофор өйрәнелде, балалар ата-аналары белән бергә әзерләгән рәсемнәр, плакатлар күргәзмәләре оештырылды.
21 ноябрь көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне күрсәтүгә юнәлтелгән турнирда үз көчләрен сынап карадылар.
Бу чарада шундый атналыкларның берсенә нәтиҗә ясалды. Кунакка Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең хәрәкәт куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина да килгән иде. Балалар юл билгеләрен танып, аларны буядылар, машина белән фигуралы идарә итүдә катнаштылар, светофорның төсләрен дөрес урнаштырдылар.
Ахырда юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белгәннәр матур бүләкләргә ия булдылар.
Алсу ОБРОКОВА,
"Энҗекәй" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса