Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Ишегалдым – акбалчык

Шулай туры килгән инде: шәһәребезнең 14 Шәһит һәм Ворошилов урамнарындагы 29 нчы санлы йортлары янәшә урнашкан. Ике йортта җәмгысе 150 фатир исәпләнә. Шуннан чыгып, аларда күпме кеше яшәвен чамаларга була, әлбәттә.

Ягсуп МОРТАЗИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Каршы якта - республикабызда кара алтын чыга башлаган елларда ук төзелгән берничә барак. Алар янәшәсендә "Продукты" (татарча язылган элмә тактасын алып аттылар), "Мебель" кибетләре һәм "Араз" рестораны. Менә шулар чолганышында - безнең ишегалды дигәнебез. Байтак еллар элек, балалар өчен уен мәйданчыгы ясыйбыз дип, спорт җайланмалары да төзеп куйганнар иде үзенә күрә. Тик нәниләр өчен озак куанычлы гамәл булмады ул. Хәзер бу ишегалды, чын мәгънәсендә, "автостоянка" ролен үти. Чөнки шәхси машиналарны да, кибетләргә товар ташучы машиналарны да калдыралар, сүз әйтүче юк. Мәйдан уртасындагы беседка алкашлар өчен көндез дә, төнлә дә "кәефләнеп утыру" урынына әйләнде. Янәшәдәге кибет тәүлек буе исерткечләр белән сәүдә итә. Андагылар законнарның искеләрен дә, яңаларын да белмиләр, күрәсең. Әле күптән түгел генә төнге икеләр тирәсендә тавыш-гаугага уянып киттем дә тәрәзәдән карадым, кибет ишек төбендә мәхшәр, кычкыралар, чыелдыйлар, сүгенәләр. Тәртип сагында торырга тиешлеләрнең эзе дә юк.
Исерекбашлар еш кына подъездларга да үтеп керәләр хәтта. Иртә белән алардан калган шакшыларны фатир хуҗаларының үзләренә чистартырга туры килә. Соңгы вакытта махсус җыештыручыларга кытлык биредә. Идән юарга су юклыктан зарланалар. Якындагы бердәнбер колонканы ватып ташладылар. Фатирдагыларның берсе дә идән юарга су бирергә атлыгып тормый. Ни дисәң дә, һәркем суны тамчылап булса да экономияле тотарга тырыша хәзер.
Менә шулай яшибез, менә шундый безнең ишегалдыбыз. Әлеге йортлар - 7 нче торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе карамагында. Бәлки, аның җитәкчеләре югарыда саналган җитешсезлекләрне бетерү өчен тагын бер кат талпынып карарлар. Һәрхәлдә, без шулай булыр дип өметләнәбез. Язмамны иске җырның яңа варианты белән төгәллисем килә:
Ишегалдым - акбалчык,
Акбалчыкны атлап чык,
Буш шешәләр җыярга
Ал кулыңа бер капчык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса