Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Игелек кылып яшик!”

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар - дошманыңа теләмәслек ачы язмыш. Бу көн миңа килмәс дип,...

Зилә Җиһаншина,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кодаш мәктәбе.


"Ачның хәлен тук белми" дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.
Күптән түгел безнең Кодаш мәктәбендә авылкүләм "Игелек кылып яшик!" акциясе булып узды. Ул Кызыл Чишмә авылында яшәүче 9 нчы сыйныф укучысы Алевтина Хәбибуллинага матди ярдәм күрсәтү йөзеннән үткәрелде. Алевтина - тумыштан инвалид, өйдә торып укый.
Акция декабрь башында старт алган иде. Элемтә бүлегенә, фельдшер-акушерлык пунктына, мәчеткә, "Риназ", "Рамазан" кибетләренә хәйрия тартмалары куелды. Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем бу тартмаларга акча салып, үзеннән өлеш кертә алды. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Укучылар, ата-аналар, әбиләр, авылдашлар төрле тармак җитәкчеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә, шактый гына сумма җыелды.

Шушы уңайдан мәктәптә "Игелек кылып яшик!" дигән исем астында акцияне йомгаклау кичәсе узды. Ул хәйрия ярминкәсе белән башланды.
Укучылар кулдан ясалган әйберләр, тәм-томнар саттылар. Сатып алучылар - үзебезнең әти-әниләребез, әбиләребез, чакырылган кунаклар - җирле авыл советы депутатлары, авылның социаль объектлары җитәкчеләре.

Укытучыларыбыз Халисә Кәбир кызы, Венера Заһит кызы, Нелли Мәсхуд кызы кичәне бик матур алып бардылар. Алар тормышта авырлыкларга бирешмичә, яшәргә көч тапкан язучы Фәнис Яруллин, параолимпия чемпионнары турында сөйләделәр. Моңлы җыр һәм көйләр белән үрелеп барган кичә залда утыручы әти-әниләр, әбиләрнең, авылдашларыбызның күңелен дулкынландырды. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

Кичәгә әти-әнисе белән бергә Алевтина да килгән иде. Мәктәп директоры Наил Әмир улы Мөэминов барлык җыелган акчаны аларга тапшырды. Гаилә исеменнән рәхмәтләрен җиткергәндә, кызның әнисе Надежда Петровнаның йөзеннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Әлбәттә, бу гаиләнең хәленә кереп, теләктәшлек белдерү алар өчен бик мөһим. Чөнки Надежда Петровна үзе дә, өлкән улы да, кызы да - инвалидлар.

Кичәнең икенче өлешендә 6 нчы сыйныф укучылары Кә-рим Тинчуринның "Хикмәтле доклад" әсәре буенча спектакль куйдылар. Аларның чыгышы да алкышларга күмелде. Менә шундый бик матур, күңел кылларын кузгата торган кичә булды ул. Чорыбыз бик катлаулы, яшәү ритмына ияреп өлгереп булмый, тере кешеләрне җансыз роботлар алыштыра торган замана. Чын тәрбия кануннарыннан читкә тайпылу күзәтелсә дә, кешеләр барыбер шәфкатьлелек, игелеклелеккә мохтаҗ. Тирә-ягыбыздагы җылы карашка, игътибарга, матди ярдәмгә мохтаҗларга менә шундый игелекле гамәлләр кылу безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнсен иде. Әйдәгез, һәр көнне игелек кылып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса