Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Иң әйбәт әни – минеке!

Әни... нинди олы сүз бу! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием - кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" дип ачылган. Әни... һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул. Бала өчен үз әнисеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан...

Әни... нинди олы сүз бу! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием - кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" дип ачылган.
Әни... һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул. Бала өчен үз әнисеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Ул - сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы.
Ул - син куанганда куанып, син кайгырганда синнән дә ныграк кайгырып, синең белән бергә көеп-борчылып яшәүче.
Минем әнием Флүзә Башкортстан Республикасы Караидел районы Байкы-Юныс авылында күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Картәтәм Гаяз - авыл Советы рәисе, картинәм Мәсхүдә гомер буе почта хезмәткәре булып эшләгәннәр. Алар барлык балаларын намуслы, тәүфыйклы, эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
Әнием кибеттә сатучы булып эшли. Бу һөнәр - кирәкле, авыр һәм кызыклы һөнәрләрнең берсе. Ул җаваплылыкны, игътибарлыкны, аралашучан булуны таләп итә. Әнием барыбыздан да иртә тора һәм эшенә киткәнче безгә иртәнге ашны әзерләп өлгерә. Ул һәрчак ягымлы, йомшак күңелле. Без берәр ярамаган эш эшләсәк, ул башта безне игътибар белән тыңлый, аннан соң үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен яхшылап аңлата.
Без гаиләдә өч бала. Әнием барыбызны да бик ярата, тигез күрә. Кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Әнием пешеренергә дә бик оста. Ул төрледән-төрле ашлар, кабымлыклар, чәй ризыклары әзерләп, безне сыйлый. Аеруча табынны бизәп торучы кызарып пешкән бәлеше уңа. Аш-су серләренең күбесенә әнием картинәйдән өйрәнгән. Мин дә кечкенәдән үк әнием янында ашарга әзерләгән җирдә чуалып йөрергә ярата идем. Үсә төшкән саен үзем дә пешеренү серләренә төшенә барам.
Әнием - гаиләбезгә җылылык бирүче. Абыем Илвир, энем Илсур белән минем өчен игътибарлы әни булса, әтиемә яхшы тормыш юлдашы ул. Без әнине бик яратабыз. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк. Без шулай эшләп, әниебезне бәхетле итәргә тырышабыз. Әниебез белән горурланабыз, аңа сәламәтлек телибез. Өебезне кояштай балкытып, сүнмәс учагыбыз булып балкып яшә, әнием!
Алинә Гәрәева,
Кодаш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса