Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Иң яхшы әти

Балалар тормышында әниләр әтиләргә караганда активрак катнаша дигән фикер яши. Ә менә "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә үткән "Иң яхшы әти" бәйгесе барышында бу уйдырма тулысынча инкарь ителде.

Татьяна ШАКИРҖАНОВА,
үзәкнең хезмәт инструкторы.
Автор фотосы.
Программа буенча чараның беренче өлешендә малайлар һәм кызлар шигырьләр укыды, җырлар җырлады һәм әтиләрен ничек яратулары, алар белән горурланулары турында сөйләделәр. Ә аннары алар әтиләрен бәйрәм белән котладылар. Менә шуннан соң инде күңелле ярышлар башланып китте: әтиләр җитезлекләрен, осталыкларын, көчләрен күрсәттеләр.
Бәйгеләрдә катнашучылар өчен бик җаваплы биремнәр әзерләнгән иде: аркан тартышу, боҗрага туп ыргыту, кул астында булган материаллардан могҗизаи очкыч ясау, "миналар куелган кыр" буйлап йөгерү, табышмакларга җаваплар табу һәм башка бик күп төрле сынаулар узарга туры килде аларга. Арада "Өйдә берүзең калганда" дигән ярыш аеруча кызыклы тоелды. Монысында әтиләр үз баласын тиз генә киендерергә, тамагын туйдырырга, бишек җырын көйләргә тиеш булдылар.
Күңелле ярышлар барышында кемнең остарак, җитезрәк, чосрак икәнен аеру җиңел булмады. Әмма мәртәбәле жюри барыбер җиңүчеләр-не билгеләргә тиеш иде. Бәйрәм дипломнары уеннарда катнашкан барлык әтиләргә дә эләкте. Хәер, монысы ул кадәр үк әһәмиятле дә түгел. Иң мөһиме, конкурста катнашучылар һәммәсе дә көндәлек мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп күңел ачтылар, балаларын да сөендерделәр. Алар күзендә ялкынлы очкыннарны күрү күпкә мөһимрәк, ләбаса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса