"Кешенең күрке - йөзендә, йөзенең күрке - күзендә, күзенең күрке - телендә, теленең күрке - сүзендә".
/Татар халык мәкале/.
"Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алучан, күңеленә ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урнаштыра ул. Бирелгән нәрсәләр милли тәрбиягә нигез булсын өчен, иң элек, ана теле билгеле ысул белән йөрәгенә...
"Кешенең күрке - йөзендә, йөзенең күрке - күзендә, күзенең күрке - телендә, теленең күрке - сүзендә".
/Татар халык мәкале/.
"Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алучан, күңеленә ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урнаштыра ул. Бирелгән нәрсәләр милли тәрбиягә нигез булсын өчен, иң элек, ана теле билгеле ысул белән йөрәгенә ярып салынырга тиеш. Шул рәвешле, бала үз халкының язылган хәрефләрен күрсен, үз авазын ишетсен, үз сүзләрен, үз җөмләләрен төзесен, элек, шул хәрефләрдән туган телендә беренче сүзләрен язсын. Һәр нәрсәне, яңалыкны йотып алырга әзер булган сабый йөрәгендә болар, каты мәгъдәнгә үткен корыч белән чокып язылган кебек, мәңге бетмәслек тирән эз салачак һәм нәкъ менә шушы беренче нигез булачак. Сабыйның акылы икенче дәрәҗәдә тора, һәр нәрсәне ул тойгысы белән кабул итә. Менә шул тойгыга азык булачак нәрсәләр дә милли телебезнең асыл җәүһәрләре булсын, беренче укыган әкиятләре дә үз телендә, үз бабаларыннан калган, үзенә таныш каһарманнар хакында булсын, иң элек ишеткән мөһим вакыйгалар да, укыган китаплары авторлары да үз халкыннан булсын…"
Әлеге васыятьне татар халкының бөек улларының берсе - классик язучы Галимҗан Ибраһимов язып калдырган. "Туган телем - сулмас гөлем…" Нинди матур, күңелләргә хуш килә торган сүзләр болар. Чит илләрдә герой-шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләрен артистлар рус телендә укый торган булганнар. Әмма халык бик кызыксынучан бит ул, әлеге шигырьләрнең шагыйрь язган телдә ничек яңгыравы турында сораганнар. Заманында тамашачыларны тәмам әсир иткән нәфис сүз остасы Айрат Арсланов Муса Җәлилнең шигырьләрен татар телендә дә сөйләп күрсәткәч, тамашачылар артистны чәчәкләргә күмгәннәр. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров "Кара урман" җырын башкарганда да тамаша залы тетрәнгән. Нинди аһәң! Нинди моң! Җыр тәмамлангач, кайберәүләр сәхнәгә менеп, тавыш көчәйткеч тә эзләп йөргән әле. Ә инде чынлыкта җырчының микрофонсыз җырлаганын белгәч, Илһам Шакировка бик озак алкышлаганнар. Менә кайда татар моңының, сүзенең, телебезнең көче! Шушы хәлләрдән соң татарның сәнгате, мәдәнияте артта калган дип әйтеп буламы?!
Сүземне Разил Вәлиевнең шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә, алар татар булганыбыз өчен күңелдә горурлык хисләре уята:
Сез кайсы халыктан дисәләр,
Батырлар исемен атадым…