Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Хөрмәткә лаек иде ул

Язмам - сугыш һәм хезмәт ветераны, "Мәгърифәт" клубының элекке җитәкчесе, "Шәһәремә багышлыйм", "Ялгызлык", "О себе" шигырьләре авторы Хафизә Мәхүмрахман кызы Сәетова турында.

Безнең шәһәрнең исемен
Бөгелмә дип дәшәләр,
Шуңа күрә халыклары
Бөгелмичә яшиләр…
Хафизә апа (мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын) 1922 елның 3 гыйнварында алтынчы бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә алдагылары гел кыз балалар булганга, әтиләре малай көткән була. 8 яшендә Бәйрәкә авылында татар мәктәбенә укырга керә. Аннары гаиләне әтиләре Сарман районындагы Петровка дигән авылга алып киткән. Унынчы сыйныфны тәмамлаган кызның табибә буласы килә. Ә укырга барырга бернинди дә мөмкинлек юк, акчасы булмый.
Сугыш башлана. Әти кеше заводта эшли. Хафизә апа да заводка эшкә керә. Бөек Ватан сугышы елларында ил халкы авыр сынаулар уза. Хафизә апага да бу авырлыкларны үз җилкәсендә күп татырга туры килә. Менә шуңа күрә дә аның шигырьләрендә сугыш һәм кеше язмышы зур урын алып тора.
Шәһәребезнең бүгенге 16 нчы мәктәбендә сугыш чорында госпиталь урнаша. Хафизә апа шунда шәфкать туташы булып эшләп, башкалар белән беррәттән, поездларда вокзалга китерелгән авыр яралыларны носилкаларда госпитальгә ташый.
Герцен урамындагы 1 нче мәктәптә дә госпиталь була. Хафизә апа көндезләрен заводта тир түксә, төннәрен госпитальдә дежур тора. Канлы бинтларны өйләренә алып кайтып юып, аларны кайнар үтүк белән үтүкли. Ә ашау ягы такы-токы. Рәхәтләнеп авыз тутырып ашарга ипи генә дә юк. Эшләгән кешегә көненә 600 грамм ипи бирәләр ул чакта. "Аякта әтинең тузып беткән 43 нче размерлы туфлие. Аңа кыш көне кар, язын-көзен су тула…" Шундый вакытларның берсендә Хафизә апа бик каты авырый. Хирург Земляницын гына коткарып кала апабызны.
Соңрак ул район комсомол комитетында да эшли. Аннан юллама белән Хафизә апаны Раифа хезмәт белән тәрбияләү колониясенә эшкә җибәрәләр. Ул анда укытучы-тәрбияче булып эшли. Андагы тәртипсез малайлар белән уртак тел таба алган. 18 ел эшли ул педагог булып. Балалар белән басу-кырларда эшлиләр, ял вакытларында җырлар, шигырьләр өйрәнәләр.
Бөгелмә районының Зеленая Роща мәктәбе укытучылары безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Хафизә хаҗия Сәетова турында менә шуларны сөйләделәр. Без, шул рәвешле, хөрмәткә лаеклы бу апаны зурлап искә алдык.
Гөлназ һәм Гөлшат НУРЕТДИНОВАлар,
Зеленая Роща мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучылары.
Фото - гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса