Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Шәхесләр вә нәфесләр

Ерактанрак башлыйм әле сүземне. Байтак еллар элек шәһәребезнең Абдулла Алиш урамындагы 42 нче йортта яшәүче әби бакыйлыкка күчкәч, шул урында кибет ачып җибәрде бер эшмәкәр. Тора-бара бинаны ике катлы ясап, колбаса цехы да ачтылар. Янәшәдә ике зур гараж пәйда булды. Хәзер анда исеме безгә мәгълүм булмаган "сәламәтләндерү пункты" эшли. Кибетнең...

Ягсуп Мортазин,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Соңгыларының нәфес дигәннәре тагын да зуррак булып чыкты. Кибетнең бер өлешен үзгәртеп кордылар да ресторан ясап куйдылар. Гаражлар янәшәсендә тагын бер объект калыкты. Анысында ни гамәл кылачак­лары әлегә билгеле түгел бизнесменнарның. Тик менә җир дигәнең резина түгел бит, тарткан саен сузылмый. Ишегалды мәйданы дип исәпләнгән кишәрлекнең байтак өлешен "үзләренеке" иттеләр инде бай абзыйлар. Автотукталышка да урын бик бәләкәй калды. Җитмәсә, кардан чистартучы да юк хәзер "Мелькомбинат" дип аталучы бу тукталышны. Автобусларга керү-чыгу үзе зур хафа, машина астына эләгүең дә бик ихтимал, Аллам сакласын!

Ишегалды мәйданының һаман саен кечерәя баруын әйткән идем инде. Анда хәзер бала-чага уйнарлык урын да калмады. Кибеткә дә, ресторанга да берөзлексез азык-төлек ташучы машиналарның да "борылу полосалары" шунда. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең дә күбесе үз машиналарын мәйданчыкта "асрыйлар". Урамның икенче ягында урнашкан автостоянканы бетергәч, андыйлар тагын да ишәйде.

Әлеге мин язган һәм язылмый калган башбаштаклыклар юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә дә, полициягә дә билгеледер дип уйлыйм. Чөнки бу тирәдән бик еш үтеп-сүтеп йөриләр бит алар.

Эшмәкәрләрнең эш-гамәлләренә һич тә киртә кую ягында түгел мин. Булдыра алганнар шөгыльләнсеннәр берүк. Тик кемнәрнеңдер байлык артыннан куулары баш­каларның хокукларын кысу бәрабәренә булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: гараж кибет