Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Рәхмәт сиңа, Хафизә апа!

Безнең "Мәгърифәт" клубы исеме белән үк үзенә җәлеп итеп тора. Дистә еллар буе аңа хөрмәтле апабыз - Хафизә Мәхүм кызы Сәетова җитәкчелек итте.

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА,
Бөгелмә шәһәре
.

Клубка җыелышып, үз динебез, телебез турында сөйләшә торган идек, шул ук Хафизә апа ярдәме белән дин тәртипләре турында фикер алыша, бер-беребезгә күп сорауларны ачыкларга булыша, әхлак-тәрбия темаларына сөйләшә, догалар кыла идек. Бәйрәмнәрне бергә-бергә күңелле итеп үткәргән, туган көннәрне билгеләп үткән чаклар бер дә онытылмас..

90 яше тулгач, Хафизә апабыз "Мәгърифәт" клубына җитәкчелек итү дилбегәсен башка кулларга тапшырды. Безне - 70-80 яшьлекләрне дә "кызкайларым" дип кенә йөри иде, ул киткәч, үзебезне ятим калгандай тойдык. Хәзер менә ул эшләгән чакларны сагынып яшибез. Безгә, "Мәгърифәт" клубын үз итеп йөргәннәргә күрсәткән игелекләре, файдалы киңәшләре, кылган яхшылыклары өчен үзенә зур рәхмәт әйтеп, ныклы сәламәтлек телибез.

Ходай һәммәбезгә хәерле гомерләр бирсен. Алга таба да озак еллар бергә-бергә аралашып яшәргә язсын, 100 яшьлек юбилееңны да бергәләп каршыларга насыйп булсын дип, дога кылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Мәгърифәт хат