Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Ташларда – гасыр авазы

…Тик шулай да ташлар сөйли: "Тарих бар ул, тарих исән!" Шул ташларны саклап калыйк, Халкым исән калсын дисәк. Җир астыннан сыкрап чыга төсле Ташны ерып, еллар авазы, Кайтавазы булып, ишетелә күк Гасырларның шомлы авазы… Чәчкә ГАФФАРОВА, хезмәт ветераны. Бөгелмә - Карабаш - Бөгелмә. Фазыл Вәлиәхмәт фотолары. Шушы көннәрдә генә газета...

…Тик шулай да ташлар сөйли:
"Тарих бар ул, тарих исән!"
Шул ташларны саклап калыйк,
Халкым исән калсын дисәк.

Җир астыннан сыкрап чыга төсле
Ташны ерып, еллар авазы,
Кайтавазы булып, ишетелә күк
Гасырларның шомлы авазы…

Чәчкә ГАФФАРОВА,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә - Карабаш - Бөгелмә.
Фазыл Вәлиәхмәт фотолары.

Шушы көннәрдә генә газета редакциясенә шылтыратып, җәмәгатьчелек хәбәрчебез Фазыл Вәлиәхмәт: "28 октябрь көн-не Карабаш бистәсендә авылдашларга - сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Аны музыкаль композиция белән Карабаш мәдәният йортының үзешчән артистлары (җитәкчесе - Гөлназ Гобәйдуллина) һәм 1 нче урта мәктәп укучылары (җитәкчесе - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хуҗина) ачып җибәрделәр. Авыл ветераннары үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Авыл мәчете имамы Зәй-нулла хәзрәт, сәяси репрессия корбаннарына багышлап, догалар укыды. Һәйкәлне тантаналы төстә ачу гамәле хөрмәтле якташларыбыз Чәчкә Гаффарова белән Габбас Мөгыйновка йөкләнде", - дип хәбәр итте.

Менә шушы уңайдан, хөр-мәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга "Бөгелмә авазы"ның актив хәбәрчесе һәм дусты, хезмәт ветераны Чәчкә апа Гаффарованың сәяхәтнамәсен тәкъдим итәбез.

"Бөгелмә авазы"ның 21 ок-тябрь санында "Авылдашлар, яд итик!" (авторы - Фазыл Вәлиәхмәт) дип исемләнгән мәкаләне һәм "…28 октябрь көнне Карабашта репрессия корбаннары булган авылдашларга багышлап, һәйкәл ачыла" дигән чакыруны укыгач, анда минем дә туганнарым бар, ләбаса, сөйлисе сүзләрем дә күп, тик анда барып йөрергә хәлем юк дип, уйга калдым һәм Фазыл Вәлиәхмәткә шул турыда хат язып җибәрдем.

28 октябрь көнне маршрут автобусына утырдым да Бөгел-мәдәге репрессия корбаннары һәйкәле янына киттем. Митингтан соң безгә кайнар чәй эчерделәр. Чыккач, таягыма таянып, уйга чумып басып торганда, яныма Иркен авылыннан танышларым Суфия белән Нәҗип килеп туктадылар. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, мине Карабашка кадәр алып баруларын үтендем. "Карабашта бүген репрессия корбаннарына һәйкәл ачалар, шунда барасым килә", - дидем. Рәхмәт төшкерләре, рәхәтләнеп риза булдылар, Карабаш мәчете янына кадәр алып бардылар үземне.

Тантанага кадәр әле вакыт бар, кибетләренә сугылдым, аннары мәчеткә кердем. Болгарга бергә сәяхәт ясаган танышларым да бар икән, хәлләрен сорашкач, хатын-кызлар янына үттем. Җомга намазына халык җыелды. Намаздан соң Фазыл Вәлиәхмәт безнең барыбызны да үзенә - тау очында әтисе нигезендәге хуҗалыгына дәште. "Бөгелмәдән безне зурлап килгән Чәчкә апаны да алып килегез", - диде.

Халык җыелгач, җирле үзешчәннәр тантананы башлап җибәрделәр. Һәйкәл япмасын ачуны миңа йөкләделәр. Һәйкәлдә язылган 42 кешенең исемнәрен атап, нахакка гаеп-ләнеп, төрмәләргә ябылган, туган нигезләреннән сөрелгән, атып үтерергә хөкем ителгән, таланган авылдашлар турында туганнары, якыннары чыгып сөйләде. Ул һәйкәлдә минем әниемнең бертуган ике абыйсының исеме дә язылган: Шөгаеп белән Минзариф Рамазановлар. Ә әтием исә Нәдер мәктәбендә кулга алынып,
38 яшендә төрмәдә үлде.

Һәйкәл салу кебек игелекле гамәлне Фазыл Вәлиәхмәт үз инициативасы белән, кешеләр язмышы, үзара мөнәсәбәтләр, көнчелек, комсызлык кебек тискәре күренешләр турында тирән уйланып, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган гомер һәм менә шушы яшәү хокукыннан мәхрүм ителгән авылдашлары хөрмәтенә, сәясәт корбаннарына истәлек итеп, аларның исемнәрен барлап, документлар белән раслап, тормышка ашырган. Бу изге эше өчен барча халык аңа зур рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: һәйкәл