Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Укучы хатлары

Дин балкышы

1 ноябрь көнне сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында "Дин балкышы" дип аталган чираттагы иман сәгате үтте.


Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
сукырлар китапханәсенең
Бөгелмә филиалы китапханәчесе.

Ул якынлашып килүче Корбан бәйрәменә багышланган иде. Без очрашуга Әмир хәзрәтне (начар күрүчеләр мәчетеннән) чакырдык. Ул әлеге бәйрәм тарихы, аның традицияләре һәм кагыйдәләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Укучылар аңа изге бәйрәм һәм Мөхәммәд пәйгамбәр турында бик күп сораулар бирделәр. Октябрь аенда үткән кычкырып уку сәгатьләрендә (күрмәүчеләр өчен) без "Милосердие" динара фонды инициативасы белән бас-тырылган "Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр" китабын укыган идек. Моңардан тыш, китапханәгә укучыбыз Оркыя Шахматова тарафыннан 2 китап бүләк ителде: рус телендә басылган "Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле" (5 нче том) һәм татар телендә "Намаз уку тәртибе". Әлеге китаплар Брайль шрифты белән басылган.

Очрашу ахырында Әмир хәзрәт укучыларыбызга корбан чалу кагыйдәләре турында ике телдә язылган буклетлар бүләк итте һәм залга җыелган барлык тамашачыларны да мәчеткә бәйрәм намазына чакырды.


Һәрбер кеше, үзенең социаль хәленә, рухи үсешенә, белем дәрә-җәсенә карамастан, монафыйклыктан, ялганнан, комсызлыктан һәм башка кимчелекләрдән коткаручы хакыйкать нәсыйхәтләренә мохтаҗ. Әлбәттә инде, бу дөньяда һәрбер кеше үз проблемалары белән мәшгуль, ләкин дин балкышы моң-зарны җиңәргә генә булышып калмый, ә төрле авыр хәлләрдән чыгу юлын да күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дине Сукыр Китапханә