Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бәйрәм рухын файдаланумы бу?..

Яңа ел бәйрәмнәре­нең шулкадәр озын булуына Мәскәү җитәк­че­ләре сәбәпче икәнлеге беребезгә дә сер тү­­­гел инде. Халыкның ничә ел: "Каникулларның яртысын булса да май башына күчерү безнең өчен файдалырак булыр иде, ичмаса, бакчаларыбызда эшләр идек", - дигән гозеренә колак салмыйлар, чөнки югарыдагы абзыйларга әлеге өстәмә ял гаиләләре белән чит илләрдә рәхәтләнеп...

Фирая КАЮМОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Быел исә безнең җылы­лык челтәре җитәкчеләре Мәскәүләрдән калышмаган гына түгел, артты­­рып та җибәргән: халык, үз-үзен белештерми, аж­даһа белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырып ятканда, бу озын ялларны үзләре файдасына эшләткәннәр - җылылыкның бәясен тыныч кына 60 процентка арттырып куйганнар! "Ничек?" - дисезме? Гап-гади генә. Менә, мәсәлән, 60 квадрат метр­лы өч бүлмәле фатирны ноябрь аенда җылыту - 1361 сум 53 тиен чыгым сораса, декабрьдә исә шул ук мәйданны җылыту 2194 сум 69 тиенгә җиткән!

Күңелдә: "Әллә соң Куян дус соңгы аенда бик усалландымы - суыклары белән хушлаштымы безнең белән?" - дигән шик уянып, интернет челтәренә кердем. Юк, йомшак дустыбыз тыныч кына китеп барган: ноябрьдә уртача температура - 4, ә декабрьдә исә 6 градус салкын булган.

"Әллә соң җылылык системасында берәр үзгәреш керткәннәрме халык кесәсе исәбеннән, яисә безнең башны бераз бутар өчен гыйнварның бер өлешен кертеп исәпләгәннәрме?" - дип, счет-квитанциянең икенче ягына өмет тулы күзләремне текәү дә бернинди нәтиҗә бирмәде - анда да акчаларны үз вакытында түләргә чакыру-куркытулар гына!

Менә шуннан соң күңелдә туган: "Халыкны ахмакка санап, кесәне калынайту максатыннан бәйрәм рухын файдаланумы бу? Әллә җылылык бәясенең кинәт шулай югарыга сикерешен без - аннан файдаланучылар гына сизми калдыкмы?" - дигән гап-гади сорауны яратып укый торган җирле басмабыз аша Бөгелмә җылылык челтәре җитәкчеләренә юлларга булдым.

Мин әлеге сорауларга җавап эзләп, икеләнеп йөргәндә, күзем телевизор экранына төште. Халыкның ярсу катыш әрнү белән: "Декабрь аенда җылылык, кайнар су, электрга түләүләр ник кинәт бик югары сикерде?" - дигән соравына каршы җитәкчелектән берәүнең оялмыйча тыныч кына: "Исәпләү приборлары шулай күрсәтә, артыграк кулланылган", - дигән мәгънәсез җавабын ишеткәч, аңа да берничә сорау юлларга булдым:

1) алда китерелгән саннарга таянып әйтәм, ноябрь, декабрьдә әле без кышны күрмәдек тә. Шулкадәр җылылык белән нәрсә "җылытты" икән соң безнең турыда кайгыртучылар? Әгәр дә 30-35 градуслы салкыннар башланса?!

2) бәясенә караганда, шактый кыйммәтле гомум- йорт исәпләү приборларына (аларны куйганнан бирле ай саен шулар өчен һәр фатирның 91әр сум түләп баруыннан чыгып әйтәм) ышанычы да кимеп бара халыкның, чөнки куелган көненнән башлап, аларны карап тору өчен генә дә өстәмә тагын 53әр тәңкә чыга бит безнең кесәдән ай саен!

Менә тагын бер нәрсә: быел җылылык батарея­лары, башка елларга караганда, күпкә суынды һәм, билгеле инде, шуның нәтиҗәсе буларак, бүлмәләрдәге термометрлар 20-21дән артык-ны күрсәтми. Бәлки, бер­­­­очтан моның сәбәбен дә аңлатырлар җитәкчеләр?

Сүз ахырында шуны да искәртеп үтәргә кирәк: үз исемемнән генә язсам да, моны күпләрнең соравы дип кабул итегез, чөнки мин, укытучы булгач, бар нәрсәне дә беләдер дип уйлаптыр инде, түләү кәгазьләрен тотып, тирә-як күршеләрем шактый керде инде яныма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: жэу җылыту жэк батарея