Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Көзге урманда кунакта

Көзге матур бер көндә без, Кодаш урта мәктәбе укучылары, урманга экс-курсиягә бардык. Сәяхәтебез бик матур башланып китте, сөйләшә-сөйләшә барганга күрә, юлыбызның озынлыгы да сизелмәде, бик мавыктыргыч булды. Без инде урта звено укучылары булганга күрә, алданрак атладык. Ләкин кечкенәләр дә арттан калышмадылар, юлны армый-талмый үттеләр.

Алисә СТЕПАНОВА,
Кодаш урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.

Сихри урманга барып җиткәч, башта бераз тамак ялгап алдык. Аннан соң укытучы апа-абыйларыбыз 2011 елның ни өчен Халыкара урманнар елы дип билгеләнеп үтүе, Сәламәтлек көненең дә шуңа багышлап үткәрелүе турында сөйләделәр. Без барыбыз да рәхәтлә-неп туган ягыбыз табигате турында гәпләштек, көзге урманның матурлыгына хозурландык. Быел көзге бал да шушы темага багышланды. Һәр сыйныфка туган ягыбыз урманнары, анда үскән агачлар турында презентация ясарга кушылганга күрә дә, без көзге урман фонында рәхәтләнеп фотога төштек.

Урман да безгә үз күчтәнәчләрен әзерләп куйган булып чыкты. Малайлар гөмбәле урын таптылар да йөгерә-йөгерә җыя башладылар. Кызлар янып торган кып-кызыл әче баланнан авыз иттеләр.

Аннан ярышлар, эстафеталар башланды. Ике командага бүленеп, туп тәгәрәттек, йөгердек, күптөрле уеннар уйнадык, кызлар белән малайлар арасында аркан тартышу оештырдык. Әлбәттә, без, кызлар, җиңдек!

Учакта пешкән бәрәңге телне йотарлык тәмле булды! Безнең сыйныф яңа төрле бутерброд уйлап тапты: учакта кыздырылган колбаса телеме куелган ипи башкаларга да бик ошады.
Көзге урмандагы ял күңелләребездә озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балалар урман көз