Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Газизләребезгә бүләк

Сания ТӘХАУОВА, 27 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе. "Әниемә бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә?" - дигән сорауга татар төркеменә йөрүче балалар җавапны бик тиз таптылар. Тәрбияче апалары Резеда Гыйльметдинова, Ләйсән Закирова, музыка җитәкчесе Алия Ибраһимова белән бергәләп, яраткан әниләренә "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган күңел ачу кичәсе әзерләделәр....

Сания ТӘХАУОВА,
27 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе.

"Әниемә бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә?" - дигән сорауга татар төркеменә йөрүче балалар җавапны бик тиз таптылар. Тәрбияче апалары Резеда Гыйльметдинова, Ләйсән Закирова, музыка җитәкчесе Алия Ибраһимова белән бергәләп, яраткан әниләренә "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган күңел ачу кичәсе әзерләделәр. Нәниләр әниләренә булган җылы карашларын, мәхәббәтләрен җыр, бию, шигырьләр аша җиткерделәр. Бәйрәмгә килгән әниләр өчен моңлы җырлар да, уен-көлке дә туган телебез - татар телендә булуы күңелләргә җылылык, шатлык, горурлык хисләре өстәде.

Үз чиратында, әниләргә дә конкурсларда катнашып, биремнәрне төгәл үтәп, төрле яклап үз осталыкларын күрсәтергә туры килде. Кичә ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Балалар да, әниләр дә, килгән кунаклар да узган бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса