Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Гасырларны кичкән этикет

Һәр кеше үзе яшәгән җәмгыятьнең бер кисәге булып тора. Көн саен ул якыннары, дуслары белән аралаша һәм әңгәмә барышында үзен табигый тота: сөйләшү үзенчәлеге, итагатьле булуы хакында махсус уйланмый, ә бәлки моны күңеле кушканча, гадәти итеп башкара.

Светлана КЛЕЦОВА,
электрон уку залының
әйдәп баручы китапханәчесе.
Шулай да, үзебез турында яхшы фикер калдырыр өчен, без "этикет" дип аталган үз-үзебезне тоту кагыйдәләре белән яхшы таныш булырга тиеш. Алардан башка бүген һичкайда: автобуста, эш урынында, урамда, хәтта интернетта һәм телефон аша сөйләшкән вакытта итагатьле аралашу мөмкин түгел.
23 октябрьдә үзәк китапханәнең электрон уку залы үз әбунәчеләренә этикетның тарихына сәяхәт тәкъдим итте, 10 нчы йөздән башлап, бүгенге көнгә кадәр җәмгыятьнең әхлакый йөзе кичергән үзгәрешләр турында сөйләде.
Тышкы тәртипкә катгый буйсыну гына кешене әхлаклы итми әле. Иң беренче чиратта, аның эчке дөньясы гүзәл, аң үсеше югары, намусы камил булырга тиеш. Шул чакта матур кагыйдәләр рухи эчтәлек белән баер һәм янәшәбездә яшәгән шәһәрдәшләрнең тормышын бизәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса