“Фәнсар”. Моның ни икәнен беләсезме?
Фәнсар - интеллектуаль йолдызлык ул, "СӘЛӘТ"нең зур бер өлеше. Монда Татарстанның иң сәләтле яшьләре җыела. Алар биредә, беренче чиратта, төрле фәннәрне тирәнтен өйрәнәләр. Мин дә каникуллар вакытында язгы сессиядә катнашу бәхетенә ирештем.
Эльвина МИНГАЛИМОВА,
Кодаш төп мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы.
Фото - авторның альбомыннан.
Сессия 24 - 30 мартта узды. Алтмышка якын сәлкеш: Бөгелмә, Рухият, Раушан, Азнакай һәм башка аланнарның яшьләре җыелган иде анда. Без, Бөгелмә сәлкешләре, өчәү булдык. Мин - Эльвина Мингалимова (8 нче сыйныф; рәсемдә - урта рәттә сулдан икенче), Анна Галләмшина (9 нчы сыйныф), Раил Хәлиуллин (11 нче сыйныф).
Бик кызыклы тормыш эчендә кайнадык без. Беренче көнне төркемнәр белән таныштык, дәресләргә язылдык. Бер-беребезгә бик тиз өйрәндек.
Башкача була да алмый иде, чөнки монда "СӘЛӘТ" рухы хөкем сөрә!
Язгы сессия дәвамында һәр яшүсмер үзенә кызыклы булган дәресләргә йөрде. Мин инглиз телен сайладым. Аны 2 нче курс студенты Айсылу апа Мөбарәкшина алып барды. Ул безгә төп темаларны аңлатты, яңа сүзләр өйрәтте, бер-беребез белән инглиз телендә аралашырга булышты.
Кайбер сәлкешләр математика, тарих, җәмгыять, химия дәресләрен үз итте. Һәр көнне безгә Казаннан студентлар килеп, үзләре укый торган факультетлар турында сөйләделәр.
Кичләрен сессиядә дебатлар, интеллектуаль марафоннар, төрле станцияләр үттек, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында һәм башка кызыклы чараларда катнаштык.
Күңелгә иң уелганы - шәмчекләр... Моның нәрсә икәнен сәлкешләр генә аңлый. Ул - үзе бер могҗиза. Анда кичергән хисләрне әйтеп тә, язып та бетереп булмый. Бу вакытта һәр кешенең сөйләгәне йөрәкләргә үтеп, кайнар яшь булып күзләрдән ага һәм мәңгегә синең йөрәк түреңдә сакланып кала.
28 март көнне без Казанга юл тоттык. Беренче булып IT-паркка экскурсиягә бардык, аннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Фәнис Җиһаншин һәм Ләйсән Рәхимова белән кызыклы очрашу булып узды. Сәхнә йолдызларына сорауларыбызны бирдек, алар безгә бик теләп җавап кайтардылар. Очрашудан соң Туфан ага Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Мулла" спектаклен карадык.
Сессиябезнең соңгы көнендә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Төркемнәр үзләренең котлау номерларын күрсәтте, аерым чыгышлар да оештырылды, ШТК осталары, яраткан әйдаманнарыбыз күңелләребезне күтәреп торды.
Бер атна күз ачып йомган кебек бик тиз генә үтте дә китте. Сизми дә калдык. Аерылышу бик ямансу булды. Язгы сессия яңа сулыш ачты. Моның өчен "СӘЛӘТ"кә нигез салучы Жәүдәт абый Сөләймановка зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шулай ук "ФӘНСАР" мәктәбен уйлап чыгаручы Элина апа Степановага, аның җитәкчеләре Алия апа Якупова белән Айназ апа Гайниевага, алыштыргысыз әйдаманнарыбыз Алсу апа Салаватовага, Илһам абый Ибраһимовка, Айсылу апа Хәйретдиновага, Таһир абый Насыйбуллинга, Адилә апа Гариповага һәм Тимур абый Фәтхуловка зур уңышлар юлдаш булсын!
Язгы сессия, рәхмәт сиңа! Ә хәзер түземсезлек белән җәйне, үзебезнең "Бөгелмә" аланында очрашуларны көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа