Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Әфганстан - тере хәтер”

Узган атнада Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара уздырылды.

Чараның максаты - гражданлык һәм патриотизм, бурыч, җаваплылык хисе тәрбияләү, үткән тарих белән кызыксынуны үстерү.

33 социаль хезмәт алучы интернационалист-сугышчылар турында “Әфганстан – тере хәтер” дигән ролик-слайд карадылар, сугыш, Әфганстан турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар.

Инвалид балалар өчен мондый чаралар кирәк, чөнки мөмкинлекләре чикле балалар илебезнең, Ватаныбызның тарихын безнең сугыш геройлары үрнәгендә яратырга, өйрәнергә тиеш.

Елена КОСОЛАПОВА,

тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса