“Энҗе бөртеге” конкурсына: Тылсымлы Үрдәк
Борын-борын заманда, яшәгән ди булган ди бер бик матур Үрдәк. Үрдәк гади генә булмаган, ул серле, тылсымлы булган. Ә тылсымы аның тавышында икән ди. Әлеге тавышы белән бакылдап җибәрсә, бөтен дөнья нурга күмелгән. Аның үз патшалыгы - күле, болыны булган ди. Күз күреме җитмәслек, очы-кырыена чыгып бетмәслек әлеге болында үләннәр...
Борын-борын заманда, яшәгән ди булган ди бер бик матур Үрдәк. Үрдәк гади генә булмаган, ул серле, тылсымлы булган. Ә тылсымы аның тавышында икән ди. Әлеге тавышы белән бакылдап җибәрсә, бөтен дөнья нурга күмелгән.
Аның үз патшалыгы - күле, болыны булган ди. Күз күреме җитмәслек, очы-кырыена чыгып бетмәслек әлеге болында үләннәр күкрәп үскән, төрле төстәге матур чәчәкләр хуш исләр таратканнар. Кошлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыраткан, ә күлнең чисталыгын күрсәгез! Су кошлары, балыклар бу күлдә рәхәтләнеп йөзгән, яшәгән.
Менә бер көнне Үрдәк үзенең җан дусты Кыр казына кунакка киткән. Шул вакыт әлеге патшалыкка бер төркем балалар килгәннәр. Алар бу матурлыкка, гүзәллеккә, чисталыкка хәйран калганнар. Шушы серле аланда, елга буенда ял итәргә уйлаганнар: рәхәтләнеп су коенганнар, болынны таптый-таптый туйганчы җиләк ашаганнар, куакларны сындыра-сындыра чия, миләш җыйганнар. Бик зур итеп учак якканнар. Ул учак утларыннан янындагы үләннәр, чәчәкләр, куаклар янган. Балалар өйләренә кайтып киткәндә, күл буе, болынлык танымаслык булып үзгәргән. Гүзәллекнең эзе дә калмаган.
Тылсымлы Үрдәк кунакта исә тәмле җиләкләр, сусыл үләннәр белән сыйланган. Үзе дә дустын кунакка чакырып, өенә кайтып киткән.
Кайтса ни күрсен: йомшак үләннәр тапталып беткән, агачлар сынган, бөтен җирдә чүп-чар таралып ята ди. Үрдәк бу тәртипсезлекләрне күреп, бик кайгырган, хәтта авырый да башлаган. Үзенең тылсымлы тавышы белән бик тырышып кычкырса да, болынлыкны элекке халәтенә кайтара алмаган. Кошлар, хайваннар бу хәлне күреп, бик кайгырышканнар. Алар Үрдәккә ярдәм итәргә булганнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да, Саесканны балалар янына җибәргәннәр. Саескан алар янына барып, бөтен хәлне аңлатып биргән ди. Балаларга да Үрдәк бик кызганыч тоелган. Шуннан соң алар болынлыкка кире килгәннәр. Барысы бергәләп чүп өемнәрен җыйганнар, агачлар утыртканнар, әйләнә-тирәне тәртипкә китергәннәр. Тылсымлы Үрдәк аларга: "Балакайларым, күз нурларым, табигатьне саклагыз! Ул сезнең туган йортыгыз. Аның чисталыгы, байлыгы, матурлыгы да сездән тора бит", - дигән дә, үзенең тылсымлы тавышы белән бакылдап җибәргән. Шул вакыт болынлык кояшның алтын нурларына, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, кошлар кабаттан моңлы тавышлары белән сайраган. Бу күренешкә барысы да бик шатланган. Балалар исә киләчәктә табигатькә сак мөнәсәбәттә булырга, аны сакларга кирәклеген аңлап өйләренә таралышкан.
Ирек ШИҺАПОВ,
5 нче мәктәпнең 4 "Б" сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа