Бу темага сүз кузгаткач, минем бик туры сүзле олы кызым (аңа инде 55 яшь тулды) бик кырт кисте: "Папа, гениев не трогай, у них свои законы жизни". Шулай да башка кергән уй тынгылык бирми: нигә иксез-чиксез байлыкларга ия булган илебез халкы хәерчелек чигендә яши соң?
Россия халыкларын, руслардан башлап, Идел-Урал...
Бу темага сүз кузгаткач, минем бик туры сүзле олы кызым (аңа инде 55 яшь тулды) бик кырт кисте: "Папа, гениев не трогай, у них свои законы жизни". Шулай да башка кергән уй тынгылык бирми: нигә иксез-чиксез байлыкларга ия булган илебез халкы хәерчелек чигендә яши соң?
Россия халыкларын, руслардан башлап, Идел-Урал халыкларын Себер һәм Урта Азия халык-лары белән бергә артта калуда, кыргыйлыкта гаеплиләр. Нигә менә финнар алга киткәннәр дә, шул ук вакытта аларның ырудашлары коми, хант, чукча халыклары патриархаль тормышта, кыргыйлыкта калганнар?
Без мәктәптә укыганда (1943 - 1953 еллар) рус классикларының китапларын укырга, шигырьләрен яттан сөйләргә тиеш идек. Гогольнең "Куда мчишься, птица-тройка?" һәм Тургеневның "О великий русский язык!" дигән проза әсәрләренең дә өзекләрен ятлый идек. Әйе, тел - бөек, тройка-кош сыман алга чаба, ә чын рус язучысы В. Чивилихин язуынча, рус крестьянының өендә миче дә булмаган, өйне җылытыр өчен аның уртасында учак якканнар. Җирне дә гасырлар буе агач сука белән ергалаганнар. Ә шул ук вакытта рус байлары - дворяннар, бояр, кенәз, граф, барон һәм башка аксөякләр нәселеннән булган кешеләр Мәскәү, Петербург, губерния шәһәрләрендә шул крестьян эшләп тапкан акчаны кәрт уйнап, зур-зур сарайлар салдырып һәм башка кирәк-кирәкмәгән эшләргә туздырганнар. Тургенев ничәмә-ничә китап язган, ә крестьян эшен, аның тормышын чын-чынлап яктыртмаган. Дворяннар, телсез Герасим, нигилист Базаров һәм башкалар тормышы - аның әсәрләрендә. Рус теле, халык турында бик нык уйланган, әмма ләкин үзе Парижда Полина Виардога өстәмә ир булып яшәү өчен Россиядән килгән акчага шул гаиләне ашаткан-эчерткән. Франциядән тимер сабан алдырып, үз крестьяннарын укытып, өйләренә мич чыгартып, мунча салдырса, алар да кешечә яши башларлар иде. Ләкин андый уйлар килмәгән шул бу даһиның башына.
Пушкин "милость падшим призывал" дип, бик каты чаң суккан. Ә кем соң алар - Пушкинның "падший"лары? Ул бит крепостной крестьянны "падший"га санамаган. Йөздән артык исем булган "донжуан" исемлегендә ялгыш кына авырга калган крепостной кыз булмаган. Алар атнасына өчәр-дүртәр көн барщинада эшләп, иген үстергәннәр, мал-туар үрчеткәннәр. Шулар акчасын барин-крепостник туздырган: кәрт уйнаган, хатын-кызга алтын-көмеш бизәнү әйберләре алган. Пушкинның вафатыннан соң 150 мең сум бурычы кала. Бу ул замандагы акчалар белән исәпләгәндә миллиардларга тиң. Бурычны патша дәүләт казнасыннан каплый. Шул ук крепостной тире белән табылган акча бит!
Чит илләргә барып, акча туздыру - рус вельможаларының борынгы чире: граф Разумовский Венада бөтен бер урам төзеткән, Александр III Парижда иң матур күперне салдырган (знай наших, янәсе!), ә Романовларның чит илләрдәге капиталын бүгенге варислары һаман бүлешәләр әле.
Бөтендөнья революциясе ясау өчен, соңрак социалистик лагерьга, коммунистлар партияләренә ярдәм йөзеннән, СССР илбашлары күпме акча түкте. Ә хәзер инде Абрамович, Березовский, Лужков кебек, безнең акчаларны урлап, Лондонга качканнарның күпме акча сарыф иткәнен, гомумән, аларның үзләренең күпме икәнен беркем дә белмидер. Әгәр Разумовский (һәм аның кебек башка байлык туздыручылар) үз крестьяннарына Венадагы немец йортларына охшаган өйләр салып биргән булса, Александр III теге күперне үз илендә төзетсә, Тургенев та, Виардоларны туйдырасы урынга, ул акчаларны үз хуҗалыгының алга таба баруына кулланса, Пушкин, Петербургта көне-төне хатын-кызларны "яулап җиңүе" турында мактанып йөрү урынына, утарындагы крестьяннарны кайгыртып яшәсә, "русский бунт жестокий бессмысленный…" килеп чыкмас иде. Советлар Союзының соңгы буын җитәкчеләре, Франциядә, Анголада, Әфганстанда социализм төзибез дип, миллионнар сарыф итмәсә, Союз да таркалмас иде, чөнки совет халкы бай, тук тормышта яшәсә, илне теше-тырнагы белән яклап чыгар иде.
Хәзерге ил хуҗаларының белемнәре баштан ашкан, алар Никита Хрущев кебек ике класс белем белән туктамаганнар. Үз тирәсендәгеләрне таныштыру кирәк чакта "Ознакомица" дип язмыйлар, сөйләүләре сөйләү түгел, сайрау! Ә эшләре? Нефть мичкәсе (баррель) 150 доллардан артканда акчаларны кая куярга белмичә, Америка банкларына, аларның кыйммәтле кәгазьләренә салдылар. Шул акчаларны үзебезнең сәнәгатьне үстерүгә, техниканы яңартуга, юллар, йортлар төзелешенә тотсалар, бөтенләй башкача булыр иде дә, юк бит! Банкирлар, олигархлар, эффектлы хуҗаларның күңелләрен күрергә кирәк, алар бит көненә йөзәр мең, миллионлаган хезмәт хакы ала, ә аена 5 (!) мең сум пенсиягә яшәүче әби-бабай беркая да китмәс, әпәй белән коры чәй эчеп, гомер финишына барып җитәр.
Урындагы хакимият халкы да үз өлешен ычкындырасы килми. Ул турыда күп яздылар, ләкин җавапка тартылган кешеләр генә юк. Уйланасы иде, әфәнделәр!..
Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.