Чиста су – яшәү чыганагы
14 март көнне "Язгы игелекле эшләр атнасы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге вәкилләре 14нче прогимназия базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен экология дәресе уздырдылар. Балалар бу көнне Халыкара елгалар көне барлыгы, аның ничек килеп чыкканлыгы турында белделәр. Туган як табигатен үзебез сакламасак, киләчәктә нинди...
14 март көнне "Язгы игелекле эшләр атнасы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге вәкилләре 14нче прогимназия базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен экология дәресе уздырдылар.
Балалар бу көнне Халыкара елгалар көне барлыгы, аның ничек килеп чыкканлыгы турында белделәр. Туган як табигатен үзебез сакламасак, киләчәктә нинди афәт көтүен төшенделәр.
Виртуаль экскурсиядә булып, укучылар Татарстанның күренекле урыннары белән дә таныштылар. Ә ахырдан яраткан геройларыбыз Степашка белән Хрюша Россиянең су байлыклары белән таныштырдылар.
Наталья КУЛАГИНА,
Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.
Юлия Мельникова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа