Булдырдың, Инзил!
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - ди халык мәкале. Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең сигезенче сыйныф укучысы Инзил Җәләев - шундый егетләрнең берсе. Ул быел тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Россия күләм олимпиадада тугызынчы сыйныф укучылары белән көч сынашты, гимназия һәм шәһәребез данын яклады. Тырышлыгы һәм...
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - ди халык мәкале. Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең сигезенче сыйныф укучысы Инзил Җәләев - шундый егетләрнең берсе. Ул быел тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Россия күләм олимпиадада тугызынчы сыйныф укучылары белән көч сынашты, гимназия һәм шәһәребез данын яклады. Тырышлыгы һәм үзенә ышанычы Инзилне илкүләм олимпиада призёры итеп танытты. Инзилнең әлеге уңышында укытучы-остазы, җитәкчесе - Фәнис Камил улы Гайнуллинның да иҗтиһаты зур. Без аларга киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез. Әлбәттә, мондый җаваплы эштә гаиләнең дә тырышлыгы зур. Гимназиябездә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Инзилнең әнисе - Резида Нургаяз кызына шундый тырыш бала тәрбияләгәне өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм: "Булдырдыгыз!" - дибез.
Әлфия МИҢЛЕМӨХӘММӘТОВА,
Инзилнең сыйныф җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа