Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бүгенге аяз күгебез өчен бик зур рəхмəт Сезгə!

Муса Җəлилнең тууына 110 ел туган көнне без, Һади Атласи исемендəге 14 нче татар гимназиясе укучыларын кунакка чакырып, "Бүгенге аяз күгебез өчен бик зур рəхмəт Сезгə!" исемле əдəби кичə үткəрдек. Анда Фатих Кəрим, Гадел Кутуй тормышы, батырлыгы һəм иҗатын да "җанландырып", икенче өлеш тулысы белəн Муса Җəлилгə багышланды. Каһарман-шагыйрьнең тормыш...

Муса Җəлилнең тууына 110 ел туган көнне без, Һади Атласи исемендəге 14 нче татар гимназиясе укучыларын кунакка чакырып, "Бүгенге аяз күгебез өчен бик зур рəхмəт Сезгə!" исемле əдəби кичə үткəрдек.

Анда Фатих Кəрим, Гадел Кутуй тормышы, батырлыгы һəм иҗатын да "җанландырып", икенче өлеш тулысы белəн Муса Җəлилгə багышланды. Каһарман-шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган фильмнан өзеклəр карадык, шигырьлəрен сəнгатьле итеп яттан сөйлəдек. Соңыннан батыр əдип турында белемнəребезне тикшерə торган əдəби викторина да булды. Шунысы гына бераз борчыды: башлангыч, урта һəм югары сыйныфларда Муса Җəлил иҗаты белəн 7 - 8 тапкыр "очрашуыбызга", вакытлы матбугатта аның турында язмалар еш басылып торуга карамастан, əдип һəм аның иҗаты,батырлыгы турындагы сорауларга бары сигез укучы һəм студент кына төгəл җаваплар бирде.Югыйсə, викторина материалын 5, 7, 11 нче сыйныф əдəбият дəреслеклəре һəм "Бөгелмə авазы"ның соңгы саннарында дөнья күргəн материаллардан алган идек.

Милəүшə БИККИНА,

Бөгелмə һөнəри-педагогия көллияте студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса