Язгы каникул җитү белән без - бер төркем укучылар, укытучылар, ата-аналар шәһәребездәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Нурмөхәммәтова җитәкчелегендә легендар шәһәр - Санкт-Петербургка юл тоттык.
Санкт-Петербургның тимер юл вокзалында безне гид - мөлаем йөзле Наталья Романова елмаеп, җылы карашы белән каршы алды....
Язгы каникул җитү белән без - бер төркем укучылар, укытучылар, ата-аналар шәһәребездәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Нурмөхәммәтова җитәкчелегендә легендар шәһәр - Санкт-Петербургка юл тоттык.
Санкт-Петербургның тимер юл вокзалында безне гид - мөлаем йөзле Наталья Романова елмаеп, җылы карашы белән каршы алды. Аның җитәкчелегендә Исаак соборында, Канлы Спас музеенда, Куян утравында урнашкан Петропавел крепостенда, Эрмитажда, Зоология музеенда, "Пётр Великий" исемендәге антропология һәм этнография музеенда (кунсткамера), Бөек Ватан сугышына багышланган "Берлинны азат итү" дип исемләнгән панорамада, Хәрбитарихи артиллерия музеенда булдык, кичке Питер буйлап сәяхәт иттек, иң тирән метрополитенда йөрдек. Әлеге мизгелләр күңелләребездә мәңге онытылмаслык эз калдырды.
Экскурсоводның блокададагы Ленинградта яшәгәннәр өлешенә кеше күтәрә алмаслык сынаулар аша үтүләр, шәһәрнең архитектур кыйммәтләрен коткару өчен ничәмә-ничә метр җир астына күмеп кую өчен эшләгән тырышлыклары турында сөйләве безнең кызыксынуны тагын да арттырды.
Тагын әле Пушкин йөргән аллеялар буйлап сәяхәт иттек, Царское Село лицеенда булдык. Җәяүләп йөргәндә "Татар тыкрыгы" урамына килеп чыктык, анда бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә куелган һәйкәлне дә күрергә насыйп булды. Әлеге сәфәр
безне рухи яктан бик тә баетты.