Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәдәге татар музее язмышы турында

Хөрмәтле редакция! Күптән түгел "Акчарлак" газетасында Радик хәзрәт Зәбиров турында мәгълүмат укыдым. Шуннан соң мин дә, үземне кызыксындырган сорауга җавап табарга булыша алырсыз мөгаен дип, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. "Ирхәм" мәчетендә имам булып эшләгән вакытында Радик хәзрәт "су-2" районындагы мәчет каршындагы бинада музей оештырган иде ("Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте...

Хөрмәтле редакция! Күптән түгел "Акчарлак" газетасында Радик хәзрәт Зәбиров турында мәгълүмат укыдым. Шуннан соң мин дә, үземне кызыксындырган сорауга җавап табарга булыша алырсыз мөгаен дип, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

"Ирхәм" мәчетендә имам булып эшләгән вакытында Радик хәзрәт "су-2" районындагы мәчет каршындагы бинада музей оештырган иде ("Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее" дип атала. ред.). Бик матур, бай эчтәлекле ул музейны шәһәребез мэры Линар Закиров та карап, югары бәяләде, хәтта үзе дә тарихи әһәмияткә ия булган экспонат бүләк итте. Музейда төрле очрашулар үтә, мәктәп укучыларына экскурсияләр оештырыла иде. Рамазан аенда хәтта ифтар мәҗлесләренә килүчеләр дә аны карый алсын өчен музей төнге сәгатьләргә кадәр эшләде. Бу хакта "Бөгелмә авазы" газетасында шактый күп кенә язмалар да басылды. Хәзер исә мәчеткә баручылар аның бикле икәнен генә күрәләр. Радик хәзрәт үзе киткәч, ул музейның язмышы ничегрәк икән? Эшлиме? Хуҗасы кем? шулар хакында тәфсилләбрәк язсагыз иде. Бу сорау мине генә түгел, тагын бик күпләрне кызыксындыра.

К. Усманова, М. Солтанова, Г. Мозаффарова һ.б. исеменнән, Ә. Галиева. Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса