Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәдә татарча сөйләштерәләр

Бөгелмә шәһәренең 3 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, балаларны татарча сөйләштереп, дәүләт теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгенә бардык. Күчтәнәчкә үзебездән чыгышлар, викторина әзерләдек. Мәктәп укучылары үзәктә дәваланучыларга шулай ук милли ризыгыбыз - чәкчәк һәм белем чыганагы - китаплар бүләк иттеләр. Тагын шунысы игътибарга лаек: программабыз Бөек...

Бөгелмә шәһәренең 3 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, балаларны татарча сөйләштереп, дәүләт теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгенә бардык. Күчтәнәчкә үзебездән чыгышлар, викторина әзерләдек.

Мәктәп укучылары үзәктә дәваланучыларга шулай ук милли ризыгыбыз - чәкчәк һәм белем чыганагы - китаплар бүләк иттеләр. Тагын шунысы игътибарга лаек: программабыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт номерлары һәм сугыш турындагы кадрлар кулланып ясалган слайд-шоу белән үрелеп барды. Соңыннан балалар, укучылар, укытучылар - барыбыз бергә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең логотибын ясадык.

Шулай итеп, чарабыз чын бәйрәмгә әверелде. Программаны алып баручы укучының:

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта,

- дигән ялкынлы сүзләреннән соң, Габдулла Тукайның "И туган тел!" җырын башкардык.

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, безнең кабат килүебезне теләп, озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса