Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәдә наркотик матдәләр саткан өчен 36 яшьлек бөгелмәле 1 елга ирегеннән мәхрүм ителә

Әфьюн колониягә юл ача.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы наркотик матдәләр саткан өчен элек тә хөкем ителгәне булган 36 яшьлек бөгелмәле ханымны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда (законсыз төстә күп күләмдә наркотик матдәләр әзерләү) дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд ачыклавынча, агымдагы елның 25 апрелендә  ул үз өендә, шәхсән үзе куллану өчен дип, 0,6 грамм күләмендә ацетиллаштырылган әфьюн әзерли. Аны өендә саклавы да закон кысаларына сыя торган гамәл дип бәяләнми.

Гаепле ханым үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләре өчен үкенүен белдерде.

Суд аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кабул итте.

Ләйсән САБИРОВА,
Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса