Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмәдә "Моңсар"лылар очрашты

Без, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, һәрдаим очрашып, киңәшләшеп торабыз, бер-беребезнең иҗаты, киләчәккә планнары белән танышабыз. Нәүбәттәге очрашуыбыз Татар мәдәният үзәгендә узды. Иң әүвәл әле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребез Рифкать Сәлимов белән Радмил Зыятдиновны искә алдык (урыннары җәннәттә булсын). Аннары шигърияттә әле тәүге адымнарын гына ясаучы, 2 нче лицейның...

Без, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, һәрдаим очрашып, киңәшләшеп торабыз, бер-беребезнең иҗаты, киләчәккә планнары белән танышабыз.
 
 
Нәүбәттәге очрашуыбыз Татар мәдәният үзәгендә узды. Иң әүвәл әле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребез Рифкать Сәлимов белән Радмил Зыятдиновны искә алдык (урыннары җәннәттә булсын).
Аннары шигърияттә әле тәүге адымнарын гына ясаучы, 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә ханым Узумның "табадан яңа гына төшкән" шигырь-ләренә карата үз фикерләребезне белдердек, берничәсен "Бөгелмә авазы" газетасында бастырырга тәкъдим иттек (З. Узум шигырьләре газетабызның киләсе саннарының берсендә урын алачак. Ред.). Тәҗрибәле каләмдәшебез Флюра Шәрипованың яңа хикәяләре белән танышу да бик җанлы үтте.
Утырышта шулай ук үзебезне борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү дә булды. Матбугат битләрендә (әйткәндәй, "Бөгелмә авазы"нда да) чиле-пешле, ритм-рифмалары аксый торган шигырьләр күренгәләп тора. Шул уңайдан, иҗат эшенә яңа гына керешеп килүчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: язган шигырь, яисә хикәяләрен башта татар теле һәм әдәбияты укытучыларына я "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларына күрсәтеп, киңәшләшсеннәр, аннан соң гына редакцияләргә басарга тәкъдим итсеннәр иде.
Тукаебыз туган көне алдыннан узган утырыш менә шундый җанлы һәм файдалы булды безнең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса