Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Бөгелмәдә Хәтер вахтасы

Һәр елны, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме уңаеннан, 7 - 9 Майда шәһәребезнең Суворов орденлы Кызыл Байраклы 352 нче Орша укчы дивизиясе хөрмәтенә куелган стела янында "Хәтер" вахтасы үткәрелә. Анда училищеларда, техникумнарда һәм, әлбәттә, "Казан милли тикшеренү технология университеты" - КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары да катнаша. Парад киемнәрендәге студентлар, сугышта...

Һәр елны, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме уңаеннан, 7 - 9 Майда шәһәребезнең Суворов орденлы Кызыл Байраклы 352 нче Орша укчы дивизиясе хөрмәтенә куелган стела янында "Хәтер" вахтасы үткәрелә. Анда училищеларда, техникумнарда һәм, әлбәттә, "Казан милли тикшеренү технология университеты" - КНИТУның Бөгелмә филиалы студентлары да катнаша. Парад киемнәрендәге студентлар, сугышта һәлак булган каһарман якташларыбыз истәлегенә ихтирам йөзеннән, көн дәвамында Обелиск янында тантаналы вахтада торалар. Караулда торучылар 15 минут саен алышына.

Быел да 7 майда 14 - 16 сәгатьтә вахтада филиал студентлары торды. Аннары безнекеләрне Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студентлары алыштырды.

"Хәтер" вахтасында торучыларга һава шартларының нинди булуы тәэсир итми. Соңгы курста укучылар башта беренче курстагыларны караул алыштыру тәртибенә өйрәтә. Без басып торганда һәйкәл янына картлар да, балалар да килә, моны күзәтү бик дулкынландыргыч һәм кызык та. Вахтага чират җиткәнне көтеп торучыларга сораулар бирәләр, ә студентларыбыз барысына да җавап биреп бара. Тантаналы "Хәтер" вахтасы дөньяны фашизмнан азат итүдә катнашкан батыр якташларыбызга рәхмәт йөзеннән башкарыла торган гамәлләрнең берсе. Аңа, тыйнак кына булса да, үзебездән өлеш кертүебез белән без горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса