Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмә юллары такырая

Җәй – Бөгелмә юлчылары өчен кызу чор. Быел шәһәрнең кайсы урамнарында яңа асфальт салырга сүз бирәләр соң?

Җәйнең башы салкын һәм яңгырлы булды, шуңа күрә бүген юлларда ремонт эшләре икеләтә тизлектә бара. Шәһәрдә автоюллар белән бергә, җәяүлеләр сукмакларын торгызу өстендә дә эшләр башланып киткән. Әлеге максатларга 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

“Поляна” микрорайоныңда яшәүчеләр инде күптән  җәяүлеләр сукмагы көтә. Менә, ниһаять, быел Бауман урамында 540 метр яңа тротуар җәю каралган. Җәяүлеләргә күп еллар юлны машиналар белән бүлешергә туры килгән. Кыскасы, алар үз тормышын куркыныч астына куярга мәҗбүр булган.

Җәяүлеләр сукмагы Бауман урамындагы шәхси йортлар буеннан уза. Шуңа күрә, юл салучылар биредә яшәүчеләрнең уңайлыгы өчен, аларның капка турларында асфальт катламын бераз түбәнәйткән. Юл хезмәте хезмәткәрләре әлеге юл участогында машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлыклар тумас дип ышанып кала. Бауман урамыннан, кала Бөгелмәнең Гафиятуллин, Воровский һәм Җәлил урамнарында да юл салу, төзәтү эшләре башкарыла.

Юл-ремонт эшләре барышында Бөгелмәдә тротуарларны торгызу эшләре дәвам итәчәк. Алар республика бюджеты исәбенә башкарыла. Узган 2017 елда Бөгелмәдә унлап урам һәм ишегалды юллары рәткә китерелгән. Шулай итеп, Депо, 1нче тыкырык, Клубная, Связитлар, Циолковский, Жуков һәм Комаров урамнарындагы юллар тигезләнде. Ленин, Октябрь, Кольцов, Ягъфәров һәм Бауман урамнарында өлешләп яңа асфальт җәелгән.

Мәгълүмат һәм фото – хакимиятнең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса