Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмә укучылары “карга боткасы” белән сыйланды

Халкыбызның милли бәйрәмнәренә – әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 9нчы урта мәктәптә иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – “Карга боткасы” уздырылды.

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, ул “Карга боткасы” бәйрәмедер.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар, ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә – кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, кыр  өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп, карр-карр килеп, ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләкләр  әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

13 апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә – әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 9нчы урта мәктәптә иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – “Карга боткасы” уздырылды.

Бәйрәм барышында укучылар татар халкының уеннарын, җырларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр, язның беренче хәбәрчеләре – кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык укучылар да  тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. “Карга боткасы” бәйрәмендә  күңел ачкан, барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән 4 “Б” сыйныфы укучыларына, аларның  әти-әниләренә,  туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнар Мәҗит кызы Инсаповага шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәсем килә.

Гөлназ БИЛАЛОВА, 9нчы урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса