Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә кунакта...

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә кунакта “Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе Гөлзадә Сафиуллина һәм кинорежиссёр Илшат Рәхимбай җитәкчелегендәге Татарстан кино студиясе төркеме булып китте.

18 июнь көнне Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә милләтпәрвәр җырчыбыз, милләт, дин һәм сәнгать өлкәсендә үзенең күпкырлы хезмәтләре белән барыбызга да яхшы таныш зат, Татарстанның халык артисты, республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, “Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе Гөлзадә Сафиуллина һәм кинорежиссёр Илшат Рәхимбай җитәкчелегендәге Татарстан кино студиясе төркеме булып китте.

Алар бистәнең истәлекле урыннарын, Һади Атласи музей-китапханәсен карадылар, мәһабәт Каравыл тавына менделәр һәм аннан ачылган искиткеч манзарага мөкиббән булдылар. Боларның барысы да һәм тагын башка күп кенә нәрсәләр документаль фильм өчен видеотасмаларга төшереп барылды.

Киләчәктә ул фильмны карап, Карабашыбыз белән тагын бер кат горурлану, хозурлану  кебек күңеле мизгелләр кичерергә насыйп булыр дигән өметтә калабыз.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса