Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмә районы Соколка авылында балалар өчен кичә

Соколка авылы мәдәният йортында балалар өчен җәйге иң озын көнгә багышланган “Иван Купала” фольклор кичәсе үтте.

Очрашу барышында балаларга борынгы славяннарның бу көнне ничек итеп билгеләп үтүләре,  турында сөйләделәр. Аннары чарада катнашучылар, борынгы йолаларны яңартып, әйлән-бәйлән уйнадылар, халык җырларын җырладылар, чәч үрделәр, ясалма булса да, учак “ягып”, аның аркылы сикерделәр, такыялар үрделәр һәм иң ахырдан ул такыяларны елга суына агызып җибәрделәр.

Борынгы йолаларны онытмау, традицияләрне яңарту, матур гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан, Соколка мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне ел саен уздырырга кирәк, дигән карарга килделәр.

И. ВИШНЕВСКАЯ,

Соколка мәдәният йорты мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса