Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Бөгелмә районы Кодаш авылында кечкенә сәяхәт

“Мәхәббәт чишмәсе”- кодашлыларның иң яраткан ял итү урыны.

31 нче май көнне Кодаш авыл китапханәсе үзенең кечкенә укучылары өчен экологик сәяхәт оештырды. “Туган ягым - яшел бишек” дип исемләнгән чара балаларда туган якка, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, балаларны табигать байлыклары белән таныштыру, матурлыкны күрә белү һәм аны саклау максатыннан чыгып әзерләнгән иде.
Экскурсиягә чыгар алдыннан балалар табигатьтә булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләрне искә төшерделәр. 


“Мәхәббәт чишмәсе”- кодашлыларның иң яраткан ял итү урыны. Чишмә бик матур урынга урнашкан. Балалар бергәләп чишмә янын җыештырдылар, аның көмеш, чиста, саф, тәмле суыннан авыз иттеләр. Аннан туган табигатебез турында викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан шагыйрьләребез Р. Миңнуллин, Р. Корбан, Йолдыз һ.б.ларның табигать турындагы шигырьләрен тыңладылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Арып талгач тәмләп сыйландылар. 


Экскурсия вакытында туган күптөрле сорауларга китапханәче белән бергәләп җавап эзләделәр, табигатьне күзәттеләр, фикер алыштылар, әйләнә-тирәклекнең гүзәллегенә сокландылар, рәхәтләнеп фотога төштеләр. Табигатьнең кечкенә дуслары өчен бу көн бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте.

 Җиһаншина З.М.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса