Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Укучы хатлары

Бәгелмә районы Каравыл тавындагы вакыйга

Машиналар кортежы тау башына барып туктагач, Н.С. Хрущёв, эшләпәсен болгап, тау түбәсе тирәли җыелган карабашлыларны сәламләгән иде.

1959 елдан табигать һәйкәле булып саналган Каравыл тавына 1964 елның 10 августында Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең (КПСС) беренче секретаре, СССР Министрлар Советы Рәисе Никита Сергеевич Хрущёв булып китте.

Миңа, ул чагында 9 яшьлек малайга, әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Машиналар кортежы тау башына барып туктагач, Н.С. Хрущёв, эшләпәсен болгап, тау түбәсе тирәли җыелган карабашлыларны сәламләгән иде. 5 –10 минут чамасы торгандыр: тирә-якны күзәтте, янәшәсендәге озатып йөрүчеләре белән белән әңгәмә корып алды даАзнакай якларына китеп барды.

Безнең төбәк өчен бу сәфәрнең файдасы да булган. Буровой җайланмаларын куәте аз булган 6 “С-100” тракторы сөйрәп барганын күреп, илбашы Чиләбе трактор заводы белән элемтәгә керә һәм, биш көн дигәндә, ул вакытта иң көчле саналган дүрт “Д-400” тракторы Бөгелмәгә килеп тә төшә.

Ә Азнакай районының “Авангард” колхозы җитәкчеләре үтенече буенча өч көн эчендә “Мироновская-88” сортлы күп уңыш бирә торган 3 тонна бодай симәнәсе кайтарта. 1965 елда аны 15 гектар мәйданга чәчеп, азнакайлылар гектарыннан 32шәр центнер ашлык җыеп алалар.

2014 елда мин шул вакытта төшерелгән ике фотосурәт эзләп табып алдым. Алардан Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә каршында 2х1метрлы стенд ясап куйдым – якташларым бу тарихи вакыйга турында мәгълүматлы булсыннар. Истәлеккә Никита Сергеевич “янына” басып, фотосурәткә дә төшәргә мөмкин.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Радио-реле станциясе начальнигы Валерий Большаков фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса