Бөгелмә халкы кием-салымны исраф итмәсен иде
Шушы көннәрдә Бөгелмәдәге бер чүплек яныннан узып барганда, чыгарып ташланган менә дигән өс киемнәре күрдем. Костюм-чалбарларның, күлмәкләрнең күбесе өр-яңа, бер дә киелмәгән, хәтта кайберләрендә биркалары да эленеп тора. Кинәт кенә башымда уйлар өермәсе кузгалды. Яхшыяхшы кием-салымны менә шулай чүплеккә, пычракка ташлап китү - исрафчылык - зур гөнаһ санала. Ә бит...
Шушы көннәрдә Бөгелмәдәге бер чүплек яныннан узып барганда, чыгарып ташланган менә дигән өс киемнәре күрдем. Костюм-чалбарларның, күлмәкләрнең күбесе өр-яңа, бер дә киелмәгән, хәтта кайберләрендә биркалары да эленеп тора. Кинәт кенә башымда уйлар өермәсе кузгалды. Яхшыяхшы кием-салымны менә шулай чүплеккә, пычракка ташлап китү - исрафчылык - зур гөнаһ санала. Ә бит кемнәрдер шундый ук әйберләрне ничек юнәтергә иде дип баш вата, ал-ялны белмичә, берничәшәр эштә эшләп, акча җыярга тырыша.
Хәзер бит ташландык биналар күп, шуларны файдаланып, кешеләрдәге артык әйберләрне җыю пункты оештырырга кирәктер, бәлки? Анда хәтта махсус кеше билгеләп куюның да хаҗәте булмас, эл дә калдыр үзеңнән арткан әйберне, ә башкалар үзенә кирәген сайлап алып китәр. Андый пунктларны эзләп йөрмәс өчен чүплекләр янына түбәле, элгечле урын ясап куярга да мөмкин, зур чыгым сорый торган эш түгел. Аллага шөкер, бездә яхшылык эшләргә дә, үзеңне яхшы яктан күрсәтергә дә мөмкинлекләр күп. Теләк
кенә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа