Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Бөгелмә авазы” – безнеке, үзебезнеке

Бөгелмә төбәгендә бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы" газетасына язылу тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып килә. Элемтә бүлегенә барып, инде күпме кешенең газетабызга язылуы белән кызыксындым. Шуннан чыккач, күршем Асия апа Мәүлетдинова белән очраштым. "Асия апа, әллә инде "Бөгелмә авазы"на язылып кайтып киләсең?" - мин әйтәм. "Язылдым, Равилә, язылдым....

Бөгелмә төбәгендә бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы" газетасына язылу тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып килә.

Элемтә бүлегенә барып, инде күпме кешенең газетабызга язылуы белән кызыксындым. Шуннан чыккач, күршем Асия апа Мәүлетдинова белән очраштым. "Асия апа, әллә инде "Бөгелмә авазы"на язылып кайтып киләсең?" - мин әйтәм. "Язылдым, Равилә, язылдым. Инде ничә еллар буе яратып, көтеп алып укый торган газетам бит ул минем. Пенсиям дә зур түгел, әле менә язылу бәяләре дә арткан икән. Шулай булса да күптәнге дустымнан аерыласым килмәде. Газетаның чираттагы санын кулга алуга, тизрәк битләрен актарып, таныш исемнәрне эзлим. Үзебезнекеләр ниләр турында яздылар икән дә, авылдашларны район халкына кай яклары белән таныттылар икән дим. Аннары ахирәтләр белән күңелгә хуш килгән мәкаләләр турында фикер алышабыз. Әле күптән түгел генә "Бөгелмә авазы" үзенең 25 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте бит. Авылыбызның мәдәният йортында да бик матур итеп тәбрикләделәр үзләрен. Күңелгә якын булган журналистлар белән очраштык, бик матур кичә булды ул. Моннан соң да газетабыз чыгып торсын, анда эшләүчеләргә сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен, иҗат чишмәләре саекмасын", - диде сигезенче дистәне ваклаучы гап-гади авыл хатыны Асия апа.

"Әти-әниеңә һәм якыннарыңа газета яздыр!" акциясе дәвам итә. Чираттагы әңгәмәдәшем "Муса ‰әлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев булды. Ул шушы хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан 10 пенсионерга "Бөгелмә авазы" әбунәсен бүләк итте. Газетаны үзенең дә даими укып баруын һәм якыннары йортларында да "Бөгелмә авазы"ның көтеп алынган кунак булуын бәян итте җитәкче.

Кодаш авыл җирлегенең 7 нче округ депутаты Марсель Минзаһит улы Мортазин белән дә хәбәрләшеп алдым. Ул Кызыл Чишмә авылында яшәүче 5 кешегә икенче яртыеллыкка татар газетасы подпискасын бүләк иткән. Авыл халкы бик рәхмәтле бу ир-егеткә. Әле яңа гына Сабан туе уздырып, бар халыкны шатландырган иде, инде менә изге Рамазан аенда тагын берничә кешенә әлеге бүләк белән сөендерде. Шушы игелекле баланы һәм аны тәрбияләп үстергән Бизәк ханымны да Раббыбыз бәхет-сәгадәтләргә күмсен иде ди авыл халкы.

Сер түгел, рус мохитендә яшибез. Телебез, гореф-гадәтләребез сагында торган "Бөгелмә авазы"ның тиражы кимемәсен, аны яратып укучылар саны артканнан -арта барсын.

Мин дә язылдым, якыннарымны да яздырдым. Сез дә язылыгыз, хөрмәтле татар милләтеннән булган райондашларыбыз!

Равилә АРСЛАНОВА.

Кодаш авылы.

Редакциядән. Шушы көннәрдә актив хәбәрчебез, газетабызның якын дусты Равилә ханымның туган көне. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Киләчәктә дә газета белән бергә булып, укучыларыбызны үзенең җылы язмалары белән куандырып торсын иде дигән изге теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса