Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Безнең җирлектə дə виноград үсə

Бөгелмə районы Зеленая Роща мəктəбе укучылары мөхтəрəм зат, галим Франс Хəсəн улы Хəлилов белəн очрашты. Алар əлеге очрашу вакытында бик күп файдалы мəгълүмат алды. Тагын да шундый чаралар белəн балаларны сөендерик! Галимгə һəм аның җəмəгатенə зур уңышлар һəм озын гомер телик. "Мин татарча сөйлəшəм!" дип исемлəнгəн чара уңышлы һəм кызыклы...

Бөгелмə районы Зеленая Роща мəктəбе укучылары мөхтəрəм зат, галим Франс Хəсəн улы Хəлилов белəн очрашты. Алар əлеге очрашу вакытында бик күп файдалы мəгълүмат алды. Тагын да шундый чаралар белəн балаларны сөендерик! Галимгə һəм аның җəмəгатенə зур уңышлар һəм озын гомер телик. "Мин татарча сөйлəшəм!" дип исемлəнгəн чара уңышлы һəм кызыклы үтте.

Борынгы акыл иясе Сенека Луций Анней: "Кеше заты табигатькə тулысынча буйсынырга өйрəнгəндə генə аны яулый алачак", - дип əйтеп калдырган. Бу сүзлəр нəкъ менə бакчачылар өчен əйтелгəн төсле. "Бакчачыларның Россиянең төрле почмакларыннан килгəн күпсанлы хатларын укып, кайчакта гаҗəпкə калам: шушы борынгы акыл иясе турында хəбəрдар булмаган бакчачылар да нəкъ менə ул əйткəннəр буенча эш итəлəр", - диде укучылар белəн очрашу вакытында Франс Хəлилов. Ул - К.А. Тимирязов исемендəге Мəскəү авыл хуҗалыгы академиясен тəмамлаган белгеч, фəннəр кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмəткəре. Укучылар үз эшенə чын күңелдəн бирелгəн бакчачы белəн очрашуга ныклап əзерлəнделəр. Əлеге аралашу укучыларга бик ошады. "Франс абый Хəлилов белəн очрашуга бик җитди əзерлəндек без. Хəтта кече сыйныф укучылары да "Наш сад" дигəн темага рəсемнəр ясадылар. Мин, мəсəлəн, остазның сөйлəвеннəн туң бəрəңге ашарга буламы икəнлеге турында белдем. Ул бик кызыклы итеп безнең җирлектə дə виноград үстерергə мөмкин икəнлеге турында бəян итте. Мəктəптə тырышып укыган, аның əнисе укытучы булган. Менə шушындый файдалы очрашу оештырганы өчен укытучыбыз Сиринə Хəмидуллинага зур рəхмəт", - ди 7 нче сыйныф укучысы Валерия Насонова. 7 нче һəм 8 нче сыйныф укучылары Ирина Супунькина, Виктория Пантелеева, Виктор Климашовларга да бик ошаган əлеге чара. "Атаклы бакчачы белəн очрашуга безнең сыйныфлар җитди əзерлəнде. Сыйныф җитəкчебез Изольда Фəритова һəм Ирина Мотаһирова "Экологическая культура" дип исемлəнгəн рəсемнəр конкурсы оештырдылар. 8 нче сыйныф укучысы "Плодовый сад" дигəн темага фəнни эшен яклады", - диделəр алар бертавыштан. Кыскасы, һəвəскəр бакчачы, китаплар авторы, җирле тарихны өйрəнүче Франс Хəлилов белəн җанлы аралашу Зеленая Роща урта мəктəбе укучылары күңеленə бик тə хуш килде. Алар үз эше остасының сөйлəвен зур кызыксыну белəн тыңладылар, күпсанлы сораулар бирделəр. Соңыннан Ф. Хəлиловка үзлəренең иҗади эшлəнмəлəрен бүлəк итеп, тагын шулай очрашуга чакырып калдылар.

Сиринə ХƏМИДУЛЛИНА,

Зеленая Роща урта мəктəбенең

татар теле һəм əдəбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса