Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Без – Тукайлы халык

Тукайны бәяләү өчен Тукайдай булу кирәк. Тукай кебек изге җаннар Туа дөньяга сирәк. Раббыбызның кодрәте киң: Безне Тукайлы иткән. Горурланып яшәү өчен "Туган тел"е дә җиткән. Бөек даһига гомерне Ходаем бик аз биргән. Милләтенең хәтерендә Мәңге яшәр ул дигән. Тукайдан өйрәнә зурлар Мәрхәмәткә, әдәпкә. Кечкенәләр өчен Тукай "Тел ачкычы", әлбәттә....

Тукайны бәяләү өчен

Тукайдай булу кирәк.

Тукай кебек изге җаннар

Туа дөньяга сирәк.

Раббыбызның кодрәте киң:

Безне Тукайлы иткән.

Горурланып яшәү өчен

"Туган тел"е дә җиткән.

Бөек даһига гомерне

Ходаем бик аз биргән.

Милләтенең хәтерендә

Мәңге яшәр ул дигән.

Тукайдан өйрәнә зурлар

Мәрхәмәткә, әдәпкә.

Кечкенәләр өчен Тукай

"Тел ачкычы", әлбәттә.

Без - Тукайлы халык.

Шуңа безнең халык гыйлемле.

Гыйлемлеләр нурлы итеп

Яшәтерләр илемне.

Ягсуп МОРТАЗИН,

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса