Без дә йөгердек ут тотып
*Кайтаваз "Бөгелмә авазы"ның 20 февраль санын карап утырам. Икенче битен ачсам, күзем "Универсиада уты - Кодашта" дигән мәкалә белән фотосурәткә төште. Ничек кызыклы итеп оештырганнар бит рәхмәт яугырлары! Ул балаларның шатланып елмаюлары гына да ни тора, күңелләр күтәрелеп китте.
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.
Шуларны карап утырдым да исемә үзебезнең балачак хатирәләре килде. Без - сугыш елы балалары да йөгердек бит ут тотып. Әмма ул йөгерүебез безнең шатлыктан түгел иде шул...
Каһәр суккан сугыш башлангач, ашарга ипие, тозы, шырпысы, керәчине һәм калганнары да бетте. Булган нәрсәләрне җыеп, учак астына ягабыз, ашарга пешерәбез. Мичкә дә ягарга кирәк, шырпы юклыгы исә учакны сүндермичә саклауны сорый иде. Юк-юк та кышкы озын төннәрдә сүнгәли иде учак. Учак сүнгән булса, әниләр безне уятып, кем өендә бераз яктылык бар, яисә морҗасыннан төтен чыга, соскы я берәр калай кисәге тоттырып, утлы күмер алырга җибәрәләр иде. Шуның өчен булгандыр инде, гадәттә, өй хуҗалары ишекләрен ачык калдыра, бикләми торганнар иде. Менә шул өйләргә кереп, һава торышы карлы, яңгырлы булуга карамастан, утлы күмерне сүндермичә өйгә кайтарып җиткерү бурычы куелды безгә. Өйдә инде, чырасын телеп, ут тергезергә әзер булып, әни көтеп тора иде. Өйдә ут алынгач, учаклары сүнгән күршеләребез бездән кереп утлы күмер алып чыга иделәр. Беренче ут алган өйгә кабат керергә тырышмадылар. Менә шулай итеп, без фашист илбасарлары җиңелсен өчен, үзебезнең җаныбызны саклап калу максатыннан, бөтен авылыбыз белән торыктан торыкка утлы күмер тотып йөгердек. Мондый хәл бер генә түгел, еллар буена дәвам итте әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа