Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге

Шушы ел кысаларында сентябрь аенда Татарстан Республикасында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән проект старт алды. 12 ноябрь көнне сәгать 9да проектта катнашучы китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Карабаш бистәсен-дә бу дәресне мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Әнисә Әбүзәр кызы Самученкова алып барды. Ул беренче сыйныф укучыларына аңлаешлы итеп Татарстан Республикасы,...

Шушы ел кысаларында сентябрь аенда Татарстан Республикасында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән проект старт алды.
12 ноябрь көнне сәгать 9да проектта катнашучы китапханәләрдә бердәм мәдәният дәресләре үтте. Карабаш бистәсен-дә бу дәресне мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Әнисә Әбүзәр кызы Самученкова алып барды. Ул беренче сыйныф укучыларына аңлаешлы итеп Татарстан Республикасы, туган ягыбыз Бөгелмә төбәге мәдәнияте турында сөйләде, көндәлекнең төзелеше, аның юнәлешләрен презентация-слайдлар ярдәмендә аңлатты, дәрес ахырында Карабаш 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең китапханә мөдире бәйгенең максатлары турында әти-әниләр өчен, презентация-слайдлардан файдаланып, мастер-класс үткәрде, аннары укучыларга көндәлекләр таратылды. Бу проектның уңышлы үтәлеше бигрәк тә ата-аналардан һәм беренче сыйныфның класс җитәкчеләреннән тора. Шуның өчен алар әлеге проект һәм көндәлек белән эшләү төрләрен яхшылап өйрәнергә тиешләр. Бу эшне озакка сузмыйча, беренче сыйныф укучыларының ата-аналар жыелышында көндәлек белән эшләү тәртипләрен: аны ничек тутырырга икәнен аңлату сорала.
Минзилә Вәлиәхмәтова,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса