Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Белмибез кадерләрен

Радик хәзрәт Зәбировның "Ирхәм" мәчетеннән китүе мәхәллә халкын тирән борчуга салды. Башка төрле уйлар килә. Әллә соң нәрсәдәдер аңа булышлык күрсәтмәгәнбез микән дип тә уйлыйбыз. Ләкин без һәрвакыт аңа ярдәм итәргә, кирәкмәгән урыннарга кысылмаска, эшчәнлегендә комачаулык итмәскә тырыштык. Без аның эшеннән һәрчак канәгать булып, эчтән генә әлхәмдүлилләһ дия идек. Мәхәлләбез...

Радик хәзрәт Зәбировның "Ирхәм" мәчетеннән китүе мәхәллә халкын тирән борчуга салды. Башка төрле уйлар килә. Әллә соң нәрсәдәдер аңа булышлык күрсәтмәгәнбез микән дип тә уйлыйбыз. Ләкин без һәрвакыт аңа ярдәм итәргә, кирәкмәгән урыннарга кысылмаска, эшчәнлегендә комачаулык итмәскә тырыштык.
Без аның эшеннән һәрчак канәгать булып, эчтән генә әлхәмдүлилләһ дия идек. Мәхәлләбез мөселманнары һәрдаим аны мактап, куанып мәчеткә йөрделәр. Күз тия күрмәсен дип, Радик хәзрәтне кычкырып мактарга да курыктык. Нык мактый башласаң, кайберәүләрнең көнчелеге барлыкка килә, аяк чала башларлар дип уйладык.
Мөфтияттә беләләр микән Радик хәзрәтнең 10 ел дәвамында нинди зур эш башкарганын? Ул бит динебезгә өлкән буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне, балаларны да җәлеп итте. Аның тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңлаганнан соң, барыбыз да тынычланып, дәва алып кайтып китә идек.
Вәгазь сөйләүчеләр күп анысы, әмма, гафу итегез, аның кебек тел осталары, белем ияләре бик сирәк. Ул сөйли һәм ярып сала, башка, тәнгә сихәт бирә. Чөнки ул һәр яктан тирән белемле, чын тарихыбызны белә, һәр вәгазендә көндәлек проблемаларны аңлаешлы итеп аңлата, кирәкле юл күрсәтә. Үз вәгазендә урынлы итеп күренекле фәлсәфәчеләрнең, шагыйрь һәм язучыларның фикерләрен китерә. Гомумән, ул - оратор. Сез аның мәчеткә йөрүчеләргә карата мөгамәләсен күрсәгез, һәркем белән ягымлы итеп исәнләшә, кочаклап ала. Җәмәгате Альбина да бик күркәм ханым, шулай ук зур мактауларга лаек. Мәсәлән, Рамазан аенда уздырылган ифтар ашлары аларның тырышлыгы белән бик тә оешкан төстә әйбәт
үтте. Радик хәзрәт белән Альбинаның хәстәрлеге нәтиҗәсендә, алар зур бәйрәмгә әверелделәр.
Менә шушылардан соң мөфтияткә һәм мәчет мәхәлләсенә бер соравыбыз бар: нигә без шундый тирән белемле гыйлем ияләрен, сәләтле кешеләрне хөрмәтләмибез, кадерләмибез һәм аларның арабызда булулары өчен бернинди дә көч куймыйбыз? Вакытында эшләрен күрә белмибез, аннары югалткач елыйбыз.
Тагын бер сорау: мөфтияттә Радик хәзрәткә караш нинди? Без аны телевизорда күрмибез, аның турында газеталардан укымыйбыз. Эшләгән эшең-не күрмиләр икән, эшлисе килми башлый бит ул, кәеф булмый. Ә ул мактауларга бик тә лаеклы, һәрьяклап күркәм кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса