Белем белән көчле без
Ниһаять, укучыларны белем ягыннан сынаган фән олимпиадалары тәмамланды, нәтиҗәләр чыгарылды, җиңүчеләр билгеләнде. Безнең лицей-интернат укучылары республикакүләм фән олимпиадаларында җиңүчеләре һәм призлы урын яулаучылары белән быелгы 2014 - 2015 уку елында районыбызда беренче урынга чыкты. Муниципаль фән олимпиадаларында барлыгы 59 укучыбыз мактаулы урынга лаек булса (шуларның 27се - җиңүче, 32се -...
Ниһаять, укучыларны белем ягыннан сынаган фән олимпиадалары тәмамланды, нәтиҗәләр чыгарылды, җиңүчеләр билгеләнде. Безнең лицей-интернат укучылары республикакүләм фән олимпиадаларында җиңүчеләре һәм призлы урын яулаучылары белән быелгы 2014 - 2015 уку елында районыбызда беренче урынга чыкты. Муниципаль фән олимпиадаларында барлыгы 59 укучыбыз мактаулы урынга лаек булса (шуларның 27се - җиңүче, 32се - призер), республикакүләм олимпиадаларда да алар сынатмадылар: 3 укучы җиңүче булды, 12 укучыбыз призлы урыннар яулап, район данын күтәрделәр. Ә бит мондый уңышларга ирешү өчен күпме көч түгәргә кирәк! Юкка гына, белем алу - инә белән кое казуга тиң, димиләр шул. Еллар дәвамында алган белемнәрен тирәнәйтә барып, өстәмә әдәбияттан да файдаланган укучылар, һичшиксез, уңышларга ирешә. Баланың сәләтен күреп, аны үстерүгә булышу - укытучылар һәм ата-аналар бурычы. "Җәмәгатьчелек фикере" фонды мәгълүматлары буенча, һәр дүртенче рәсәйле үзен сәләтле дип саный, ә халыкның 47 проценты балаларын аерым бер сәләткә ия дип исәпли. Балалар сәләтләрен яннарында эрудицияле, тирән белемле остазлары булганда тагын да үстерә алалар. Бу яктан безнең лицей- интернат балалары бәхетле: аларга сәләтләрен үстерү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Укучыларының һәм укытучыларының уңышларын бәяләп, лицей-интернат директоры Латиф Мәхмәт улы Чинарның балаларны һәм аларның остазларын кафеда кунак итүе дә, акчалата бүләкләве дә киләчәктә яңа үрләр яулау өчен тырышырга стимул булып тора. Кешегә бәхет өчен күп кирәкме? Берәүгә якты караш та җитә, ә икенчесенә җылы сүз кирәк. Ә укытучыга? Укытучыга исә эшеңнең нәтиҗәсен күрә белсәләр, белем биргән укучыларың алдынгылар сафында булса, имтиханнарын уңышлы тапшырса, ата-аналардан яхшы сүзләр ишетсә, шул бәхет түгелмени?!
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне тезеп-тезеп:
Ул - Укытучы, елмайганда каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа