Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Батырлык үрнәге

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнгатулла Закир улы Кадыйров янында булды. Ветеранның укырга яратканын белгәнгә, Рамил хәзрәт мөхтәсибәт исеменнән аңа татар халкының бөек галиме, дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын бүләк итте. Сөнгатулла агай сугышка 19 яшендә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнгатулла Закир улы Кадыйров янында булды. Ветеранның укырга яратканын белгәнгә, Рамил хәзрәт мөхтәсибәт исеменнән аңа татар халкының бөек галиме, дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын бүләк итте.


Сөнгатулла агай сугышка 19 яшендә китә һәм армиянең танк полкы составында көньяк-көнбатыш фронтта сугыша. Бәрелешләрнең берсендә танкның снарядлары бетә һәм ул, бер дә икеләнмичә, дошманга каршы таранга ташлана. "Бөтенләй яшь көенчә үләсе бер дә килмәде әлбәттә, әмма мин ул мизгелдә бары тик дошманны ничек туктатырга дип кенә уйладым", - дип сөйли бу турыда күз яшьләре белән Сөнгатулла Закир улы. Аның каһарманнарча батырлыгы нәтиҗәсендә, фашист танкы туктап кала һәм яна башлый, ә каты яраланган солдатка ярты елга якын госпитальдә дәваланырга туры килә. Нәкъ менә шул көннәрнең берсендә бабайның күңелендә мәңгегә уелып калган бер вакыйга була. Бөгелмәдән сугышка киткән татар егете яткан палатага Кызыл Армия генералы К. Рокоссовский килеп керә. Танк эчендә каты пешкән, яралардан нык сызланып ятучы солдат, билгеле инде, генералны танымаган. "Син
үзеңнең батырлыгың белән башкаларга якты үрнәк күрсәттең. Менә сиңа Туган ил алдындагы бурычыңны намус белән үтәгәнең өчен!" - дип, маршал күкрәгендәге Кызыл Йолдыз орденын салып, егетнең күлмәгенә кадый.
Бу бик тә тыныч, сабыр холыклы аксакалның сугышта яу кырында күрсәткән батырлыклары турында бик сирәк кеше генә беләдер. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый укып бара һәм, инде әйткәнебезчә, күп укый. Туганнары, балалары һәм оныклары бабалары белән бик тә горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса