Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Балалар теләге (Укытучы белән балалар сөйләшүе)

- Утырыгыз әле монда, Якынрак килеп миңа. Сөйләргә телим мин сезгә Үземнең бабам турында. Җиде сыйныфны бетерә - Хыяллары ашкан чиктән! Агроном булырга теләп, Казанга укырга китә... Илебезгә бәреп керә Немец хыянәтчел төстә... Бәхетле тормышлар кала Бары тик күрергә төштә! - Апа, нигә алай итә? Үз иле юкмы немецның? Нигә...

- Утырыгыз әле монда,

Якынрак килеп миңа.

Сөйләргә телим мин сезгә

Үземнең бабам турында.

 

Җиде сыйныфны бетерә -

Хыяллары ашкан чиктән!

Агроном булырга теләп,

Казанга укырга китә...

 

Илебезгә бәреп керә

Немец хыянәтчел төстә...

Бәхетле тормышлар кала

Бары тик күрергә төштә!

 

- Апа, нигә алай итә?

Үз иле юкмы немецның?

Нигә тыныч көннәр бетә?

Хәсрәт баса халыкны?

 

- Апа, апа, ә мин беләм!

Миңа әбием сөйләде.

Фашистның яулыйсы килә

Безнең байлыкны, җирләрне.

 

Тәре төшкән самолётлар

Көне-төне шуңа күрә

Һавадан бомбалар ташлый

Безнең гөлбакчадай җиргә.

 

- Абый, әти, апалар да -

Һәммәсе дә китә сугышка:

Илне саклап көрәшәләр.

Ә фашист бигрәк кансыз ла!

 

Шәһәр, авылларны җимерә,

Яндыра урман, кырларны,

Әби-бабайларны үтерә,

Куып китә яшь кызларны!

 

- Менә минем бабаем да,

Укуын ташлап Казанда,

Илне сакларга дип китә.

Кала әнисе авылда...

 

Тылда да тормышлар авыр,

Атлар, техника фронтта,

Иген игә хатын-кызлар,

Үзләре сука тартып та!

 

Ашау ягы такы-токы,

Төп ризыклары - кычыткан!

Хәтта сабый балалар да

Ипинең тәмен оныткан...

 

- Апа, ә бабагыз нишли?

Исән каламы әнисе?

Сөйләгез әле шуларны,

Килә бит тизрәк беләсе!

 

- Сау-сәламәт кайта бабай!

Яу кырында кыю сугышып.

Үлеп калганнар өчен дә

Яшәргә дип эшли тырышып.

 

Аннан укуын тәмамлый,

Гомере буе җир карый!

Әнисе... ачлыктан үлә,

Баласын көтеп алалмый...

 

Сугыш толы, ятимнәргә

Бабам һәрчак булышып яши...

Сез шуны яхшы аңлагыз:

Сугыш - үлем, кан, күз яше!

 

- Сугыш - бик куркыныч икән!

Сөйләвегезгә рәхмәт, апа!

Ул кабат була күрмәсен!

Шуны телик, кайта-кайта!

 

- Күгебез гел зәңгәр булсын,

Тормышыбыз рәхәт, имин!

Җирдә кешеләр онытсын

Шул иләмсез сугыш сүзен!

 

- Тирә-якта чыңлап торсын

Безнең шатлык авазлары.

Чикләрне генә сакласын

Илебезнең солдатлары!

 

- Тыныч яшәү - зур бәхет ул,

Барыбыз да яхшы белик:

Сугыш кына була күрмәсен!

Бар телләрдә шуны телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса