Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Ишегалдын бәдрәф ясамыйк”

"Бөгелмә авазы"ның 20 июнь санында газета укучыбыз Зөһрә Гайфуллинаның "Ишегалдын бәдрәф ясамыйк" дигән язмасы дөнья күргән иде. Ул үзе яши торган Бауман урамындагы 12 нче йорт ишегалдындагы "ачык бәдрәф"не бетертү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген сораша: "Җәй буена тәрәзә ачып булмый, урамнан кергән искә чыдарлык түгел. Ир-атның айныгы-исереге, хәтта хатын-кызлар...

"Бөгелмә авазы"ның 20 июнь санында газета укучыбыз Зөһрә Гайфуллинаның "Ишегалдын бәдрәф ясамыйк" дигән язмасы дөнья күргән иде. Ул үзе яши торган Бауман урамындагы 12 нче йорт ишегалдындагы "ачык бәдрәф"не бетертү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген сораша: "Җәй буена тәрәзә ачып булмый, урамнан кергән искә чыдарлык түгел. Ир-атның айныгы-исереге, хәтта хатын-кызлар да хаҗәтләрен шунда гына үтиләр", - дип зарлана Зөһрә ханым.

27 июль көнне бу хатка, "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Вахит Гарә­фетдинов имзасы белән рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә:

"Бауман урамындагы 12 нче йорт үзәк базарга бик якын урнашкан. Шуңа күрә биредә һәрвакыт кеше - яшьләр, "бомж"лар һәм шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланучылар күп була. Базар территориясендә бәдрәф булуга карамастан, алар­ның кайберләре ишегалдын бәдрәф итәләр.

Бу очракта идарәче компания тик утырмый. Шушы районда даими рәвештә тәртип бозулар булып торуы турында хокук саклау органнарын кисәтеп килә. Әлеге уңайдан Бауман урамындагы 12 нче йорт һәм якын-тирәдә тәртип урнаштыру буенча чара күрүне сорап, участок полиция хезмәткәрләре җитәкчелегенә хат юлланган.

Шуны да билгеләп узасы килә, бу проблеманы бер көндә һәм идарәче компанияләр көче белән генә чишеп булырлык түгел. Яшьләрне мораль яктан тәрбияләүдә киң җәмәгатьчелек ярдәме дә зур роль уйный. Киләчәк буынны тәрбияләү, беренче чиратта, гаиләдә башлана бит".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса