Чыгышым белән авылдан булганга күрә, минем бервакытта да аның язмышы, бүгенгесе турында уйланудан туктаганым юк. Әле менә Рәмзия ханым Галимованың "Бөгелмә авазы"ның 2 нче санында "Авылым сагышы" дигән исем астында басылып чыккан шигырен укыгач, мин дә үземнең фикерләремне язып җибәрергә булдым.
Шигырь авылны белгән, аны хөрмәт иткән һәркемне тетрәндерерлек итеп язылган. Аны кат-кат укыган саен ниндидер бер яңалык ачылган сыман. …Кайчандыр гөрләп торган авыл бушап калган.
Ихатада улый җил генә,
Нигезнең ташлары,
Сулкылдап тын гына,
Сагына күк
үткән көннәрне,
- дип сыкрый шагыйрә йө-рәге. Менә шулай авыр хәлдә калды авыл. Шулай да әле аның җаны чыгып бетмәгән, киләчәккә өмет тулы күзләр белән карап яши бирә.
Күңелем өметләнә,
Яшьләр кире кайтса,
Кабыныр дип,
сүнгән учаклар…
Әгәр дә хөкүмәтебез авылга кайтып яшәргә те-ләгән кешеләргә матди ярдәм күрсәтеп, мөмкинлек-ләрне тудырса, авылларга җан өрелер кебек тоела. Интернет челтәрен дә көйләп җибәрсәләр, авыл кешесенә читкә китеп укыйсы да түгел, үзлегеннән дә белем ала алачак дигән сүз бит бу. Минем фикер менә шундый.
Әле шушы араларда гына телевизор экраныннан: "Живи, а не существуй" дигән сүзләр яңгырады. Бик тә дөрес сүзләр бу. Бергәләп тырышканда барысын да булдырабыз без. Тырышырга гына кирәк.
Рәмзия Галимованың шушы шигыре тәэсирендә үзем дә, әлеге мөһим теманы дәвам итеп, шигырь җибәрәм.
"Авыллар бетмәсен!"
- диләр
Милләт зыялылары,
Ә бит авылдан китмичә
Яши акыллылары.
Һәм киткән очракларда да
Авылына еш кайта,
Кендек каны
тамган урын -
Туган туфрагы тарта.
Ни әйтсәң дә, туган-үскән
Авыл якын, һәрхәлдә,
Бу табигый халәт узмый
Анда туган һәркемдә.
Авыл - яшәеш нигезе,
Моны аңлый күпчелек,
Шәһәрләрдән авылларга
Кайтыр вакыт күченеп.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.