25 сентябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, көндезге сәгать берләр тирәсендә торналар Бөгелмә өстеннән каңгылдап үтте. Атналар буена алтын көз торганнан соң, аяусыз җил чыккан көн иде. Салкын һавада сагышлы авазлары әллә күпме яңгырап торды. Инде үзләре белән җылыны да алып киттеләр дисәк, җомга көнне яңадан елмаеп кояш карады.
Авыр гына булсалар да, гәүдәләрен төз тотып, мамыктай җиңеллек белән очалар. Гәүдәне шулай җиңел итеп тотарга күпме көч кирәк! Әлегә көчләре күп, бу якларны тиз-тиз үтеп китмәкчеләр. Бәлки соңыннан, көньяк диңгезләргә барып җиткәндәрәк, алар бөтенләй башка төрле - авыр, салмак, арыган булып күренәләрдер. Әмма бездә чакта аларга сокланмый мөмкин түгел: яңгыраган авазлары көмеш чыңы төсле, һаваны чыңлап, әллә күпме коелып тора.
Бу юлы алар дүрт кыйгач почмактан тезелгәннәр. Зур оя булырга тиеш: юк-юк, санап күз тидермәдем. Һәр почмакның башында әйдәүчесе бар, калганнары гәүдәләрен аңа турылап баралар. Монысы - арада иң көчлесе. Әмма бу дүрт почмак үзләре тагын бер олы кыйгач ясап урнашкан, менә анысының башында иң өлкән әйдәүче бар һәм ул, иң беренче булып, күкрәге белән һаваны ярып бара. И-и, нарасый!
Туган җирнең бөтен көзге матурлыгын һавалардан карап, күзләренә сеңдереп китәләр. Аннары шушы көзге якты урманнар Ак Нил яры буенда аларның төшләренә кереп йөдәтәчәк.
Әйдәүче итеп алар үз араларыннан кимендә 7 тапкыр күчмә очыш ясаган ата кошны сайлыйлар. Бөтен көтүдә ник бер чит-ят аваз ишетелсен, бары тик бер көйгәрәк салынган торыйк-торыйк дигән авазлар гына ишетелеп-ишетелеп ала. Мөгаен, канатларны бер җайга көйли торган ритмдыр ул, чөнки һавада чакта бер-берсе белән каңгылдашуның әсәре дә юк. Ә инде әйдәүче үз артыннан ияртеп, берәр күл буена алып төшкәч, анда китә суларда рәхәтләнеп уйнау, канатларны җилпеп-җилпеп язу, йөгерү, куышу, томшыкларында чөеп, ташлар уйнату, болары - яшь-җилкенчәк.
Укучыларның кәефен бозасым килмәсә дә язам, өлкән әйдәүче аларның бу кадәр шаулаганнарын яратмый, чөнки ул инде озак яшәгән, үз гомерендә әллә күпме куак артыннан аткан мылтык тавышларын ишеткән, әрнү-авыртуларны күргән. Чөнки күчеш вакытында бу кошларга ау башлана. Аларны төшкән урыннарында сагалап көтеп торалар. Кайда үскән ул кешеләр, алар белән сөйләшеп, йөрәкләренә шәфкать уты салып булмас микән?
Шунысы гаҗәп, аларның сагышлы каңгулары төрле кешеләргә бер үк төрле тәэсир итә: бу авазларны ишеткәннәрнең йөрәгенә сагыш булып, туган якны ярату, сагыну хисе сызыла. Бу оҗмах кошлары туган җирне җырлар өчен туганнар диярсең...
И-и, күңелебезнең хозурлары! Сездән башка бездә язлар юк, бер-берегезне ияртеп, туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз!
Интернеттан алынган бу искиткеч арт-фотода (ул табигый фотоны камилләштереп эшләнгән) нәкъ безнең якларда яши торган соры торна төшерелгән. Ул зур елгалар буендагы кырларда яши, сугыштан соңгы елларда бетү куркынычы алдында калган булса да, хәзер инде ел саен саны арта. Быел, мәсәлән, мин үзем Кандыз авылы читендәге басуда пар соры торнаның уенына шаһит булуым белән Ходайга рәхмәтле. Аларны интернетта 6 шар кило авырлыкта дип язсалар да, моңа ышану кыен: буйлары икешәр метрга җитә язган бу эре һәм гаять көчле, вәкарь кошлар күпкә авыррактыр, мөгаен.
Раилә ХАФИЗОВА.