Ата-анага ярдәм
Укучы хатлары

Ата-анага ярдәм

Ай саен "Яңарыш" үзәге ата-аналар өчен балаларның мөмкинлекләрен өй шартларында үстерергә өйрәтү буенча "мастер-класс" күнекмәләрен уздыра. Терәк һәм хәрәкәтләнү функцияләренең кимчелеген төзәтү - "кинезиотерапия" дәресендә табиб-педиатр Светлана Шәңгәрәева техник чараларны куллану буенча киңәшләрен бирде, физик тәрбия инструкторлары аерым күнегүләр тәкъдим итте. Ата-аналар балалар белән бергә шунда ук шөгыльләнеп карадылар. Светлана...

Ай саен "Яңарыш" үзәге ата-аналар өчен балаларның мөмкинлекләрен өй шартларында үстерергә өйрәтү буенча "мастер-класс" күнекмәләрен уздыра.
Терәк һәм хәрәкәтләнү функцияләренең кимчелеген төзәтү - "кинезиотерапия" дәресендә табиб-педиатр Светлана Шәңгәрәева техник чараларны куллану буенча киңәшләрен бирде, физик тәрбия инструкторлары аерым күнегүләр тәкъдим итте. Ата-аналар балалар белән бергә шунда ук шөгыльләнеп карадылар.
Светлана БАШКИРОВА,
физик тәрбия инструкторы.