Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Алабугаларны күреп кайттык

Быел безне – 23 кешедән торган бер төркем пенсионерларны 30 май көнне Алабуга шәһәренә алып бардылар.

Шәһәр һәм район ветераннар советы инициативасы һәм хакимият ярдәме белән пенсионерларны май аенда Татарстаныбызның күренекле урыннарына экскурсиягә алып барып кайту матур традициягә әйләнде. Кол Шәриф мәчетенә (Казанга), Биләргә, Болгарга барулар, узган ел Кырлайга сәяхәт итү шулай оештырылган иде. Барган бер җирдән чиксез тәэсирләнеп, зур рухи канәгатьлек алып кайтабыз.

Быел безне – 23 кешедән торган бер төркем пенсионерларны 30 май көнне Алабуга шәһәренә алып бардылар. Көн салкынча, җилле иде. Әмма өстән коеп яңгыр явып тормагач, ул борынгы шәһәрнең музейларында, урамнарында рәхәтләнеп йөреп, күреп кайттык.

Бихисап икән анда музейлар: Бөек Ватан сугышы елларына багышланганы, исеме тарих китапларына кергән полководец Надежда Дуровага, шагыйрә Марина Цветаевага багышланганнары, медицина музее – боларда һәм тагын бик күп урыннарда булып, андагы бай материал, тарихи фактлар белән таныштык, экскурсоводлар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр, барысын да тәфсилләп аңлаттылар, күп мәгълүматлар белдек без анда.

Манзарасы бик матур һәм тарихи һәйкәлләрнең искиткеч табигать күренешләре белән соклангыч үрелүе дә һәммәбезне таң калдырды: таш пулат, тау башында горур җайдак, һәйкәлләр, һәр төштән, һәр таштан тарих исе килеп торган кебек, ә аста, диңгез кебек җәйрәп, Кама елгасы ага, яр буенда һәйкәл итеп куелган пароход та бар, көймәләр дә йөзә анда... Гомумән, Алабуга архитектурасы ягыннан да, мәдәни мирасы белән дә тарихи йөзен саклап кала алган, шул ук вакытта заман белән бер сулышта яшәүче бик матур шәһәр икән.

Кибетләрендә дә булдык, тәмле Алабуга прәннекләре дә сатып алдык.

Бик канәгать булып кайттык без бу  сәяхәттән. Аны оештыручыларга (шәһәр-район ветераннар оешмасы җитәкчесе И.Р. Измайловка), уңайлы, йомшак, җылы автобусларда йөрү мөмкинлеге тудырган шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Рәхмәтебез шулай ук автобус шофёрына да барып ирешсен иде: игътибарлы, сабыр кеше һәм үз эшен яхшы белүче, оста профессионал икән, бер кыенлык күрсәтмичә, шундый ерак сәфәрдән безне исән-имин йөртеп алып кайтты.

Бадъянчәчәк КӘБИРОВА,

пенсионер.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Erid: 2VtzqvEaBmx

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Erid: 2VtzqvEaBmx